Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанга EuroSkills чемпионаты призерлары кайтты

Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов көмеш медаль яулаган. (Казань, 10 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанга Мәскәү поезды белән һөнәри осталык чемпионаты EuroSkills-2016 призерлары кайтты. Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов көмеш медаль яулаган. Ә Россия җыелма командасы баллар буенча беренче булды. Призерларны Оскар һәм Эмиль укый торган Казан мәгълүмат технологияләре...

Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов көмеш медаль яулаган.
(Казань, 10 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанга Мәскәү поезды белән һөнәри осталык чемпионаты EuroSkills-2016 призерлары кайтты. Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов көмеш медаль яулаган. Ә Россия җыелма командасы баллар буенча беренче булды.
Призерларны Оскар һәм Эмиль укый торган Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары каршы алды.
Оскар Арсланов техникумда 2014 елдан белем ала. Укуларын калдырмый, "яхшы" билгеләренә укый. Техникумның иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнаша. Фәнни-тикшерү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Робототехника белән кызыксына, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына белем алу учреждениясендә .
Оскар муенында көмеш медаль ялтырый иде. Аны матбугат чаралары да каршы алгач каушаганы, әмма шулай да шатлыклы хисләр ташып торганы сизелә иде. Кичә Россия Президенты Владимир Путин дүрт татарстанлы да кергән EuroSkills-2016 Россия җыелма командасы белән очрашты.
"Без Россиядә заказ бирүче куйган бурычларны үти алучы белгечләр барлыгын дәлилләдек. Аларга халыкара базарда ихтияҗ бар. Бүләкләү вакытында хисләр чиктән ашты. Австрия өченче урынга лаек булганын белгәч, кәефләребез корылган иде, чөнки без 3-4 нче урынга чыгарга исәпләгән идек. Һәм без призерлар исемлегенә кермәдек дип уйладык. Россия - икенче дигәч, без пьедесталга ашкындык", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Оскар Арсланов.
"Без бу җиңүләргә озак әзерләндек. Оскар белән ике елдан артык шөгыльләнәбез, ул Россия чемпионаты, WorldSkills Russia-2016 чемпионаты җиңүчесе. Эмиль безнең коллективка әле күптән түгел генә һәм лаеклы кереп китте. Нәтиҗәләрен сез үзегез күрәсез", - диде егетләрне Швециядә Гетеборгта узган ярышларга озата барган техникум директоры урынбасары Дамирә Рамазанова.
"Иң кыены ярышларның өченче көне булды. Роботны тоннельдән мөстәкыйль рәвештә чыгуы кирәк иде. Бары тик бер команда бу сынауны үти алды, ә без тулысынча башкара алмадык", - дип билгеләп үтте Эмиль Мифтахов.
Эмиль шулай ук техникумда 2014 елдан белем ала, шулай ук укуларны калдырмый, тәртип бозмый, теникумның иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнаша. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, "бишлеләргә" укый. Эмиль үзенең көмеш медален дусларына горурлык белән күрсәтте.
Матбугат чаралары белән аралашудан соң егетләр үзләренең остазлары белән күреште. Очрашулардан соң алар вокзалдан китеп тә барды, әмма тынычланырга әле иртә, аларны алдагы чемпионатларга әзерлек көтә.
10 декабрь 2016, 14:49, Фото: Расих Фасхутдинов
Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев