Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанда транспорт карталарын тутыру пунктлары кабат ачылырмы?

Башкалада метро станөияләрендә, җәмәгать транспорты тукталышлары янында һәм кайбер кибетләрдә эшләгән «Транспорт картасы» пунктларын бөтенесен берьюлы диярлек яптылар да куйдылар.

Казанлылар транспорт картасын дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша яки махсус терминалларда тулыландыра ала, дип хәбәр ителде. Ярый әле, почта бүлекчәләрендә транспорт картасын тулыландыру мөмкинлеге калдырылган иде. Почта бүлекчәләрендә озын чиратлар барлыкка килде. Өлкәннәрнең шактые компьютерда һәм терминалларда акча күчерә белми әле.

Халык хакимият органнарына шикаятьләр яудырырга керешкән. Нәтиҗәдә, 3 сентябрьдә транспорт картасын тулыландыру пунктлары кабат ачыла башлады. Метро станцияләрендә инде 15 пункт эшләтеп җибәрелгән. Терминаллар да гамәлдә кала, ягъни аларда да транспорт картасына акча салып була. Башка пунктларның ачылышы халык гозереннән тора икән. Тукталышлардагы пунктлардан бервакыт кеше өзелмәде, аларны ачу өчен гозерне көтеп тә торасы түгел, минемчә. Юл уңаеннан түләү башкару җайлы, ләбаса.

Казан мэриясе хәбәрләренә караганда, “Ак Барс банк” (ул “Транспорт картасы” җәмгыятен гамәлгә куючы) үзенең агентлары “Лидер-плат” һәм “Орион” белән килешүләрне, бурычлары булуы сәбәпле, 15 июльдән өзгән булган. Аларның икесенә Казандагы 620 түләү пунктының 46сы туры килгән.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев