Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанда җәмәгать транспортында түләүләр 35 сум булырмы?

ТР АТПлар Ассоциациясе җитәкчесе Сергей Темляков сүзләренчә, транспорт оешмалары Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында түләүләрне 35 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иткән.

Җәмәгать транспорты белән еш кулланучылар өчен тарифны үзгәртмичә калдыру сорала. Ташламалардан кулланучылар өчен дә яңалыклар көтелми. Ә менә акчалата түләүчеләр өчен билет бәясен 35 сум ясамакчылар икән. Бу акчаларны әйләнештә мөмкин кадәр азайту һәм түләү системасын үтәкүренмәле итәр өчен эшләнелә, дип аңлата транспорт оешмалары.

2020 елда Казанда җәмәгать транспортлары вәкилләре 150 млн сум акча югалткан. Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, башкалада аларның чыгымнары бюджет хисабына капланмый. Ташламалы категория өчен дә 20 сум гына түләнелә.

Хәзергә Казанда җәмәгать транспортында билет 30 сум, транспорт картасы белән түләгәндә 27 сум тора. 

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев