Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казан дәүләт мәдәният институтына бюджет урынга баручылар юк?!

Соңгы ике көндә ватсап төркемнәрендә борчулы бер хәбәр таралды. Казан дәүләт мәдәният институтында эшләүче мөгаллимә мәгълүмати-китапханә факультетына көндезге бүлеккә бюджет урыннарның буш булуы турында дулкынланып сөйли. Бүген безгә ул хәбәрнең иясе белән аралашу мөмкинлеге туды.

Ул – профессор һәм фәннәр докторы Людмила Савич.

“Мин әлеге мөрәҗәгатьне өченче һәм дүртенче курста читтән торып укучы студентларга, ягъни ике генә төркемгә җибәргән идем. Хәбәрнең тиз арада ничек таралганын үзегез дә күрдегез. Мин дә болай булыр дип көтмәдем. Бергә укыган курсташларым, министрлык вәкилләре, районнардан – кемнәр генә шалтыратмады. Бу нәрсә турында сөйли? Димәк, республикабызның китапханә берләшмәсе бик көчле. Әгәр студентлар укытучыларының мөрәҗәгатьләренә шул дәрәҗәдә игътибарлы икән, димәк, алар үз һөнәрләренә хөрмәт белән карый”, - ди Людмила Савич.

Быел әлеге белгечлек буенча көндезге бүлеккә 25 бюджет урынга барлыгы 137 гариза кабул ителгән. Институт ректоры вазыйфаларын башкаручы доцент Татьяна Леонтьева сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны арткан. “Узган ел көндезге бүлеккә – 10, читтән торып уку бүлегенә 10 бюджет урыны каралган иде. Быел һәр бүләккә 25шәр урын бирелде”, - ди ул. 

Бюджет урыннарының буш калуы нәрсә белән бәйле соң? Әйтергә кирәк, бу хәл моңарчы булмаган. “2021 елдан документларны берьюлы 5 уку йортына бирү мөмкинлеге кертелде. Моннан тыш, югары уку йорты белгечлекләр әзерләүнең максималь санын үзе билгеләгән. Алар буенча абитуриент 2-10 юнәлештә бәйгедә катнаша ала. Шуңа бездәге бюджет урыннар буш калды да инде”, - дип аңлатты Татьяна Леонтьева. 

“Бу – иң борынгы белгечлекләрнең берсе. Әмма ул бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсен кадрлар белән тәэмин итә. Бездә укып чыккан студентлар хәтта Россиядән читкә барып урнашып эшли. Китапханә дигәч, күпләр шәлгә төренеп, чәчен өскә җыеп куйган әбине күз алдына китерә. Бу алай түгел. Әлеге һөнәр актив рәвештә үзгәрә. Бездә аның ике юнәлеше бар: китапханә менеджменты һәм мәгълүмати ресурслар белән идарә технологиясе. Шулай ук бездә фәнни мәктәп тә бар”, - ди Людмила Савич.

18-24 август көннәрендә бюджет һәм түләле урыннарга өстәмә кабул итү узачак. Абитуриентлар бәйге нигезендә кабул ителәчәк.  

 

Эльвира Шакирова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев