Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Кайтып җитәлмәгән Исхакый

Бөек Гаяз Исхакый үскән Яуширмә авылына беренче мәртәбә 18 җәй элек, 1999 елның 30 июлендә аяк баскан идем. Ул көнне Яуширмәдә ХХ гасырдагы иң бөек татарларның берсе булып саналырга хаклы Исхакыйга багышланган музейны ачу тантанасы узды. Исхакый исемендәге әдәби бүләкнең иң тәүге лауреатларыннан берсе буларак, мин фәкыйрегезне дә аңа чакырдылар....

Бөек Гаяз Исхакый үскән Яуширмә авылына беренче мәртәбә 18 җәй элек, 1999 елның 30 июлендә аяк баскан идем. Ул көнне Яуширмәдә ХХ гасырдагы иң бөек татарларның берсе булып саналырга хаклы Исхакыйга багышланган музейны ачу тантанасы узды. Исхакый исемендәге әдәби бүләкнең иң тәүге лауреатларыннан берсе буларак, мин фәкыйрегезне дә аңа чакырдылар. Илбашы Минтимер Шәймиев шәхсән үзе дә килгәч, билгеле ки, тантана бик мөкәммәл дәрәҗәдә оештырылган, халык белән һәммә урам тулган, Яуширмә һәм барча татар халкы өчен бу чыннан да олы бәйрәм иде. Байтак кунаклар һәм авылныкылар йөзендә дә сөенечле күз яшьләре: "Без Исхакый исемен ун ел элек кенә ишетә башладык бит, ә баксаң, ул безнең якташ - Яуширмәдән икән!"
Ә мөнбәрдә - бер-бер артлы нотык тотучылар:
- Гаяз Исхакый бар гомерен татар халкын дәүләтле итү өчен көрәшүгә биргән...
- Милли көрәш нәкъ Исхакый теләгәнчә дәвам иткән булса, татар, башкорт, чуаш белән мари 1917-1918 елларда ук үзләренең Идел-Урал җөмһүрияте дип аталган мөстәкыйль дәүләтен төзи алыр иде...
- Без бүген дә Татарстанны мөстәкыйль дәүләт итеп таныту өчен көрәш юлында. Безгә Гаяз Исхакый исемен дә, мирасын да тулысынча арабызга кайтарырга кирәк!..
Без толерантлык илә күкрәк сугабыз бит, көттермичә фәрман пәйда булды: "Чистай районының Яуширмә авылында - "Гаяз Исхакый укулары", ә Лаеш районында "Каравон" бәйрәме үткәрүне традициягә кертергә, һәр икесенә дә казнадан тигез күләмдә акча бүлеп бирергә!"
2000 еллар башында икеме-өчме тапкыр, ике елга бер мәртәбә "Гаяз Исхакый укулары"на бару бәхете дә эләкте. Кайбер елларда Татарстанның барча почмагыннан ике мең чамасы мөгаллим, әдәбият сөючеләр, сәнгать осталары җыела, һәркайсында үзәк мәйданда корылган вакытлыча сәхнә өстендә Камал театры артистлары милли спектакльләреннән берәр өзек куя, иң күренекле җырчыларыбыз безне моңга күмә, милләтнең иң асыл уллары бәгырьләрне күмергә калдырырдай сүзләр тезә иде. Барган саен сокланудан туймыйбыз: һәммә чараларның башында шушы авылда канат ярган һәм безнең күңелләрдә мәңге-мәңге "халыкның мәдәният министры" булып калачак Шамил Зиннур улы Закиров очынып-янып йөри; һич сере юк - "Исхакый укулары"н оештыручы да нәкъ шул иде!..
Әмма... 2008 елда буласы укулар кырт өзелде, бу чарага акча бүлеп бирүне дә капылт туктаттылар. Ничарадан бичарага калган Шамил аганың авыл хуҗасына әверелгән түрә каршында ялынып каравыннан да бер файда юк, теге "дөнья кендеге", "Сезнең ише хәерчедән туйдым", дип, аны тупас кире борган...
Ә "Каравон" чәчәк ата, аны хәтта ЮНЕСКОның рухи мирас исемлегенә кертү өчен дә көчәнеп тыр­машабыз. Өлкән агай канәгать булмас­мы да, бездәй "мискин" фәкыйрьләргә сөяк ташламасмы?.. Тик "Гаяз Исхакый укулары" шулай тавыш-тынсыз гына җанын тәслим кылды. "Булдырабыз"... Авылдашының исеме-даны өчен янып йөргән Шамил ага да юк. Бу дөньяда "ата татар" саналып йөрүче һәм Исхакый укуларын рәхәтләнеп үз кулына алырга лаеклы энекәше исән. Ләкин әллә никадәр гайрәтле эшләргә тәэсир итәрлек кәнәфи яулап утырса да, ул туган авылы һәм бөек Исхакый хакына бармакка-бармак та сугып карамады...
Яуширмә онытылды. Аны ун елдан да артык күргәнем юк иде, шушы яктан чыккан һәм заманында Югары Совет депутаты булып йөргән табиб шылтырата: "Исхакыйның туган туфрагын да тартып алалар бит! Авылдагы хуҗалыкны чит җирдәге урысларга сатып җибәргәннәр!.."
Менә шулай итеп янә Яуширмә урамнарында басып торабыз без. "Мәгариф" журналының мөхәррире Сөмбел Таишева, "Безнең мирас" журналыннан Ленар Гобәйдуллин һәм мин фәкыйрь.
Исхакыйның юбилей көннәре якынлаша бит, иң әүвәл, билгеле, музейга ашыгабыз. Еллар үтә торгач, күз дә үзгәрә шул. 99нчы елда, музей ачкан чакта, тантана һәм сөенеч шаукымыннан бу бинага бизмәнле күз белән бәя бирмәгәнмен. Исхакый музее дип аталган ихата әлләни зур түгел. Урамга карап торган фронтон өлешен дип әйтим, 1890 елларда ук авыл бае Сәйфетдин сәүдәгәр төзеп куйган ике катлы кирпеч бина тәшкил итә. (Сәйфетдин бай - Гаяз Исхакыйга кияү тиеш инсан, ул Гаязның 16 яшьлек сеңлесе Фәридәбануны үзенә дүртенче хатын итеп алган; якын туган булгач, 54 яшьлек кияү-­"балакай" Гаяз әфәндене дә үз йортында берничә мәртәбә кунак иткән инде). Сәйфетдин сәүдәгәр йортның беренче катында кибет ачкан булган, һәм бу кибет хәтта 1980 елларга чаклы, бер гасыр буена һаман тугры көе авылдашларына хезмәт иткән әле. Ә икенче катны хуҗа кунаклар бүлмәсе рәвешендә тоткан, Гаяз әфәнде дә шунда кунгалаган. Менә шушы бай кияүнең кибете артына бер гасырдан артык вакыт узганнан соң нарат бүрәнәләрдән бура төзеп, өстәмә бина өстәгәннәр. Авылда туып-үскән һәм балта-ышкы ише кораллар белән дә эш иткән кеше бит, хәзер инде бизмәнле күз төбим. Уральски каласына барып, анда 1750 елларда ук Себердән кайтарылган карагайлардан төзеп куелган казак Кузнецов йортын да күргәнем бар. Бу йортта Пугачев каланың бик шәп бер чибәре Устинья атлы казак кызы белән шаулатып туй үткәргән, "киң күңелле падишаһ" булгач, кызыйга хәтта "императрица" дәрәҗәсен дә бүләк итеп куйган. Шушы йортта хәзер Пугачев музее эшли һәм йортның 270 ел элек төзелүенә ышанырлык та түгел! Ә Яуширмәнең өстәмә янкормадагы бүрәнәләре "шырпы өстенә шырпы яткандай", дип бәяләүдән ерак, һәм иң яманы - аның берничә бүрәнәсе тышкы яктан чери дә башлаган инде. Шул бүрәнә янкорма алдына тезеп куйган койма такталары белән капка да, нәкъ 1887 елда яшь Ленин әйткәнчә - "диварын-дивар, әмма черек, бармак белән төртсәң, аварга тора". Исхакыйның йорт каршына куелган бюсты өчен дә оят. Маңгай белән колак тирәләрен коңгыртланып чыккан гөмбә каплап киткән. Постаментка тезелгән кирпечләр яңгыр-кардан күптән җебеп беткән, Ленин сүзен янә бер мәртәбә кабатласам да була...
Тагын да дәвам итмим. Исхакый музеена ашыгыч рәвештә җитди ремонт кирәк. Аннары ихатада йорт артына мунча-келәт һәм сарайлар сыйфатында төзеп куелган өстәмә биналар да һичбер роль уйнамый, алар ташландык хәлдә, җиһазлау рәвешендәге кадер-хөрмәтне татып карамаган. Бу өстәмә биналар, музей эчен фотолар, әдипнең әсәрләре белән бизәү, музей каршына бер үк зурлыкта һәм бер үк формадагы бюст бастырып кую форматыннан баксаң, Исхакый музее, Аксубай районының Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музее, хәтта инде өч ел элек Кама Тамагында барлыкка килгән Туфан Миңнуллин музее - өчесе дә игезәкләрдәй охшаш. Татар музейларын һәм татар шәхесләрен алай - чәче кырдырып алынган һәм мөгаллим мулла каршында тезләнеп укудан башканы белмәгән мәдрәсә шәкертләре төсле сурәтләүдән арынырга кирәк. Без бөек дип шәрран ярабыз бит, бөек икән, шәхесләребезнең музейлары, сыннары, һәйкәлләре дә башка милләтләрне көнләштерердәй балкып торсын. Музей - сезгә инкубатор түгел!.. (Җиң эчендә "туз" бар, кемнән үрнәк алырга кирәклеген соңрак ачып салам).
Инде Яуширмәнең үз йөзе һәм үз хәленә килсәк, котчыкмалы! Элек килгән чакта соклана-соклана инеш буена төшә, аның өстендәге сокландыргыч асылмалы күпер аша чыгып, Казый чишмәсенең суын эчә идек. Хәзер инешкә алып төшә торган матур баскыч һәм асылмалы күпер басмалары - һәммәсе дә җимерелеп, череп, теткәләнеп беткән. Сабыйларны шунда барып уйнаудан яки карт-карчыкларны баскычларга аяк тидерүдән Ходай сакласын, анда аяк сындыру гына түгел, баш ярырга мөмкин. Шушы авылдан чыккан үтә елгыр ханым әле өч ел элек кенә Казый чишмәсен төзекләндерү буенча Президентыбызның бер миллион тәңкәлек грантын откан икән. Ләкин үтә "башлы" кеше булгангадыр, ахры, ул ташлардан төзеп киткән кыса астында калган чишмә тибүдән туктаган. Дөнья күрмәгән кеше түгел ләса, ул таш кысаны төзеп һәм өстен поликарбонат түбә белән каплап китү өчен бер миллион тәңкә чыгым тотылмавын нык чамалап була. Ә нәтиҗә ап-ачык: хәзер халык корыган (корытылган) бу чишмәгә юлны ташлаган; инеш буен, чишмә юлларын гына түгел, авыл урамнарын да шайтан таягы, билчән, алабута каплап киткән...
Авыл юллары җимерек, аларны соңгы тапкыр кемнәр генә тигезләп йә ямап карагандыр, һич аңларлык түгел. Урам саен йортларга күз сирпибез: өч йортның берсендә түбәләр шифер белән япкан; хәтта мунча яки сарай түбәләренең кайберләрен бер ягыннан - шифер, икенче яктан калай каплап куйган. Мин, тиле баш, Әмирхан ага Еники эзләреннән баргач, Дәүләкән районындагы җитәкчеләрне шул шифер түбәләр өчен кызартып һәм сантыйлыгым белән "Татарстанга килеп үрнәк алыгыз, без шифер яки бимент түбәләрне күптән оныттык бит", дип шапырып кайткан идем. Юкка икән, юкка...
Күп йөргән күпне күрә шул. Быел гына атна-ун көн эчендә Чуашстанның Батыр районында Шыгырдан, Урмай, Тукай, Чичкан авылларын, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәнне күреп һәм андагы икешәр катлы кирпеч сарай-йортларга, Татарстан авылларының төшенә дә кермәгән "Өч сәхабә", "Болгар" яки "Таш пулат" мәчетләренә шаклар катып кайттым. Ачуым килмәгәе, Яуширмәдә дә тегеләрдәге шикелле үк мишәрләр яши ләбаса! Җир белән күк арасыдай аерма каян килгән?
Мөгаллимнәр, узган-барган агай-эне, бигрәк тә Әфган сугышын кичеп кайткан һәм 25 ел буе милиция-полициядә хезмәт итеп чыккан отставкадагы подполковник Рәхим Камалов белән әңгәмәдән соң явыз томан таралгандай була. "Имәндә икән чикләвек!" - дип бот чабарсың, Яуширмә белән ничәмә-ничә еллар буе килмешәк җитәкчеләр идарә иткән икән. Утыз еллар чамасы элегрәк "Кутлушкино" колхозына (Татарстанны һәм татар халкын өзелеп сөюче түрәләр тырышлыгы вә юхалыгы белән Яуширмә авылы рус телендә Кутлушкино дигән исем дә йөртә, өлкән агай бик канәгать, шәп бит!) Чистай районының Дүртөйле авылыннан Альберт Мингалимов атлы бер бәндәне китереп утыртканнар. Туксанынчы елларда дөньяның асты-өскә килеп, илдәге барча байлыкны кичәге коммунист түрәләр акуладай үз тәгамнәренә эләктерә башлагач, колхоз бик ансат кына банкротка әверелгән. Аның урынына шул ук рәис җитәкчелегендә СПК төзегәннәр, анысын инде ООО атлы берни өчен дә җавап бирми торган җәмгыять алыштырган. Интернеттагы "Кутлушкино" җәмгыятенең рәсми сайты раславынча, яңа оешманы гамәлгә куючылар арасыннан "утта янмас, суда батмас" рәис Альберт Мингалимов - 40 процент, "җәмгыятьне хокукый яктан раслаучы" Искәндәр Тарханов - 21, Чистайдагы сәгать заводы директоры булып торган Владислав Цивилин - 19, янә дә Рәис Гатауллин атлы "эшлекле" - 15 һәм баш хисапчы Фәридә Җиһаншина 5 процент байлыкның хуҗасына әверелгән. Бу түрәләр ни дәрәҗәдә Яуширмәгә "үрләр" яулап биргән, аңлатмалар тезеп тору артык, авылга җиңелчә күз йөгертү җитә.
Бүтән яклап өстәмәләр тезеп китә алам: 2010 елда авылда 666 кеше исәпләнсә, 2016 елда 576 гына адәм баласы яшәп калган. Бөек Исхакыйны үстергән газиз авылын 5 ел эчендә ташлап качкан 90 кеше урынына шома җитәкче 40 ка якын үзбәк килмешәген, өч әрмән гаиләсен һәм (аңлашыла булыр) үз җәмгыятьләреннән арткан урыс парларын чакырып яллаган. Әкәмәт димә инде: бу хуҗа хәтта элекке елларда Исхакый музеена килүчеләр өчен төзелгән кунакханә бинасын да "колхоз" файдасына каерып алган һәм шунда яллы килмешәкләрне яшәтеп эшләткән бит. Алпавыт тек алпавыт, тагын ни әйтәсең?!.
Һәм, ниһаять, 22 июль көнне шушы зәһәр хуҗа "Кутлушкино" хуҗалыгын төп базасы Марий Элнең Шулангер бистәсендә урнашкан "Звенигово" агрохолдингына сатып җибәргән дә, хисапчысы белән аллы-артлы, ике тәүлек эчендә, Казан каласына чыгып качкан. Яңа хуҗалар "Кутлушкино" хуҗалыгындагы эре мөгезле терлекләр фермасыннан 355 баш малны тиз арада әллә Татарстандагы төп базалары - Әлки районындагы Хузангай авылына, әллә ит комбинатларына ук озатып җибәргәннәр. Хәтта басуларда өлгереп җиткән игеннәр дә Яуширмә амбарларына яисә Чистай элеваторына кереп тормый, фураж рәвешендә Әлки районындагы фермаларга юл ала икән. Йокыдан төртеп уятылган умарта күче шикелле гөжли башлаган авылның тавышын ишетеп, агрохолдингның Татарстандагы төп вәкиле, Иван Казанков атлы хуҗа килеп җиткән. "Сездә фермалар асрап интегергә һич исәп юк, сезнең кырлар безгә терлек азыгы үстерү өчен генә кирәк", дип һәм, әттәгенәсе, монда вакытлыча директорлыкка әле генә авылны "казыкка атландырып" качкан Альбертның туганы Фәрит Мингалимов атлы эшем иясен утыртып, авыл халкының өнен алып киткән.
Иң сәере шулдыр: Яуширмәдә һәр гаилә пай җиренә хуҗа, арада хәтта 40 ар гектар басуларга хуҗа саналган гаиләләр дә бар. Элекке хуҗа пайчыларның авызын берәр центнер арыш яисә центнер ярым арпа белән томалап бара белгән. Ә алыш-биреш итеп һәм хуҗалыкны чит-ятларга аткарып качкан чакта яуширмәлеләрдән ризалык сорап, "вакланып" тормаганнар.
"Звенигово" ит комбинаты безнең сатып алучылар өчен бөтенләй үк чит-ят түгел. Комбинат Чаллы белән Алабуга каласында күптән инде бишәр кибет тота, алар мәркәзнең Горький шоссесында да үз вәкиллекләрен, ә Дербышки бистәсендә аерым кибет ачып өлгерде. Агрохолдинг 60 мең гектардан артык басуларга хуҗа. Алар дуңгыз ите җитештерүгә профильләшкән, комплексларындагы дуңгызлар саны 200 меңнән арта. "Деликатес" өчен әле 2500 ат һәм 10 мең чамасы сыер-үгез дә асрыйлар. Кыскасы, болар тарафыннан хәләл ризык көтү өмете белән хушлашсак та була. Иртәгә "Татарстан кесәсенә күбрәк салым керер" дигән сылтау белән Яуширмә янындагы фермаларга мыркылдыкларны китереп тутыралар икән, күк йөзендә Кояш тотылгандай аптырыйсы түгел.
Ләкин сорау арты сорау җанны тырный. Авылларга, районнарга чит төбәкләрдән китерелгән түрәләрне кую афәте кайчан гына үтеп китәр икән? Әгәр бездәге җирләрне, бездәге байлыкны чит өлкәләр, чит хуҗалар алай җиңел генә сатып ала икән, иртәгә Африканың Зимбабве йә Нигерия­сеннән дә миллионер "Рубин" командасына китереп тутырылган елгыр аяклылар шикелле килмешәк "акча капчыклары" татар табынына үтеп кермәсме соң? Ә аннары татар дигән Ватаннан ни кала?..
Яуширмәдә кара гавамны яклардай бер "власть" юк. Андагы җирле үзидарә башына да 9 ел элек үк чит авылдан килгән Лилия Гәрәева атлы ханымны утыртканнар. Акча капчыгы Альберт кулында бит, ошбу ханым "колхоз" җырын сузып яшәүдән арырак эшчәнлек күрсәтмәгән. Авыл уртасында иске балалар бакчасы, котельный, янгын депосы биналарының ташландык хәлдә ятуы, урамнарда корып беткән агачларны егучы түгел, хәтта адәм буе булып баскан шайтан таякларын да чабучы юклыгы, җимерек юллар, бушап калган йортлар, үз хуҗалыкларын сатып читкә качу өчен чиратка тезелгән авылдашларның дилбегәдәй озын исемлеге - һәммәсе җирле үзидарә дигәннәренең гел юклыгын раслый. Адәм тәганәсе түгел диген: Парижларга, Мальта утравына кадәр барып Сабантуйлар белән бар дөньяны ду китермәкче һәм артына екмакчы булып көчәнәбез, ә газиз Исхакый, бөек Исхакый үскән Яуширмә авылында ничәмә-ничә ел буена Сабан туе булганы юк! Утыз ел буена коллар сыман сүзсез буйсынып, күндәмлек күрсәткән Яуширмә халкы өчен дә нык гарьләнәм. Бөек бунтарь Исхакый рухының шәүләсе дә калмаган бит монда, авыл каныннан бу сыйфатны сытып чыгарганнар. Юк, болардан яңа, әмма хаклы "Сәнәкчеләр" күтәрелешен һич тә көтеп булмас...
Исхакый рухы алдында олы гарьлек. Балалар бакчаларында - егермеләп, тугызъеллык дигән статус сакларга омтылган мәктәпләрендә 26-27 чамасы гына сабый калган. Яуширмә халкының җанында өметсезлек, күзендә яшь...
Исхакый музеена елына 3000 яисә 3500 чамасы кунак килә, диләр. Җиң эченә яшергән "туз"ны ачам. Яуширмәдән соң Чистайдагы Борис Пастернакның мемориаль музеена да кердек. Пастернак 1941 елның 18 октяб­ренда килеп төшкән дә, 1943 елның июнь аена кадәр хәзерге Ленин урамындагы 81 нче йортның икенче катындагы 12 метрлы бүлмәсендә иҗат итеп яткан. Безнең Фәрит Яруллин, Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуйлар - күптән ут эчендә, Муса Җәлил тоткын газабында. Ә Пастернак Шекс­пирның "Гамлет" трагедиясен рус теленә тәрҗемәләп, Ватанга хезмәт иткән. Ярый әле, 1958 елда "Доктор Живаго" исемле романы өчен Нобель премиясенә лаек булган. Пастернак яшәп киткән 12 метрлы бүлмәдә 2000 елларда музей-квартира төзүгә ирешкәннәр. Һәм Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән, моннан ике ел элек, Пастернак яшәгән бөтен йортны да музейга әверелдергәннәр. Моның өчен заманында бай сәүдәгәр төзеп калдырган таш йортта яшәүче 7 гаиләне, аерым фатир биреп һәм "бик каты үгетләп", яңа, заманча фатирларга чыгарып җибәрергә туры килгән (7 фатир бәясен үзегез тапкырлагыз). Күз явыңны алырлык ремонттан соң, баш иеп сокланырдай экспозицияләр төзү өчен дә бакыр тиеннәр генә сарыф ителмәгән. Өй эчендә портретлар, бюстлар булу да аз, музей каршына, искиткеч матур парк эчендә Пастернак хөрмәтенә бакырдан коелган, 4 метр биеклектәге һәйкәл дә калкытканнар...
Яуширмәдә Исхакыйның кирпечләре таралырга җиткән пьедесталга баскан бюсты күз алдыма килә. Татар - икенче сорт, аның күк капусы түбән, ул тышаулы, хәерче, савым сыеры бит, җитмәсә, хәтерсез дә. Бөек остаз безнең буын өчен ояладыр сыман. Мин дә чит-ятлардан яшереп күз яшемне сөртәм...
Вахит ИМАМОВ.
. Яуширмәдә Гаяз Исхакый бюсты.
. Исхакый музееның бер-берсенә ялгаулы биналары.
. 18 ел элек төзелгән ялгау бина бүген шундый хәлдә.
. Чистай каласында Б.Пастернак музее.
. Музей каршында, Скарятин бакчасында Пастернакка бакырдан коеп эшләнгән һәйкәл.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев