Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Камил Сәмигуллин: Татар булган җирдә хәтәр түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар

«Күршегә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән. Иманым камил: татарлар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә», — дип белдерде мөфти.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», — диде ул Ураза гаете көнендә Галиев мәчетендәге бәйрәм вәгазендә. 

«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән. Татарлар ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. 1100 ел элек борынгы бабаларыбыз үз теләге белән иман китерә», — мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин диннәр арасында татулык күркәм холыктан килгәнен искәртте. «Раббыбыз бәхәстә сабырлык күрсәтергә куша», — диде.

«Күршегә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән. Иманым камил: татарлар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә», — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бу минутларда вәгазь тәмамланды һәм җәмәгать хөтбәдән соң, бәйрәм намазы укыячак. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев