Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

КАМАЗда коронавирус аркасында дүрт көнлек эш атнасына күчүдән баш тарттылар

Компания генераль директоры Сергей Когогин җитәкчелегендә узган коронавирусның икътисади нәтиҗәләренә каршы тору буенча штаб утырышында апрель планын үтәргә әзер булулары хакында белдерделәр.

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә коронавирус эпидемиясенең икътисади нәтиҗәләре аркасында дүрт көнлек эш атнасына күчмәячәкләр. Бу хакта автогигантның Мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

«Кичә компания генераль директоры Сергей Когогин җитәкчелегендә узган коронавирусның икътисади нәтиҗәләренә каршы тору буенча штаб утырышында апрель аенда комплектлау җиһазларын сатып алуга бәйле вәзгыять тикшерелде. Производствоның әлеге җиһазлар белән тулы күләмдә тәэмин ителүе һәм планның вакытында үтәләчәге әйтелде. Шул рәвешле, апрельнең икенче яртысында тулы булмаган эш атнасына күчү мәсьәләсе көн тәртибеннән төшеп калды», - дип хәбәр итте Афанасьев.

«Татар-информ» агентлыгы КАМАЗда коронавирус аркасында тулы булмаган эш графигына күчәргә мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде инде.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев