Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Июль аенда Казанда Ямашев проспектындагы өченче төньяк коллекторның икенче участогын реконструкцияләүгә керешәчәкләр

Коммуникацияләрне яңарту эшләре барышын Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Июль аенда Казанда Ямашев проспекты участогында – Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр булган территориядә – өченче төньяк коллекторны реконструкцияләүнең икенче этабы башланачак. Хәзер эшләр Чистай урамында дәвам итә, анда «Водоканал» белгечләре вакытлыча үткәргеч торбалар салганнар һәм коллектор юдыртуга керешкәннәр. Реконструкция барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

 

«Өченче төньяк коллекторны масштаблы ремонтлау яшәү ихтыяҗы булып тора. Челтәрләргә 40 ел чамасы булуга карамастан, көнкүреш химиясен актив куллану канализация торбаларын иләккә әйләндергән, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Бүгенге көндә төзүчеләр һәм эксплуатация хезмәтләре канализация коллекторының иң таушалган өч участогын реконструкцияләүне тәмамлау өчен барлык кирәкле эшләрне билгеләделәр.

 

 

Яңа Савин һәм Совет районнарында (Дәрвишләр бистәсен дә кертеп) агынтыларны җыю һәм бүлү өчен 1985 елда төзелгән коллекторның гомуми озынлыгы 8 км тәшкил итә. Декабрь аена өч этапта авария хәлендәге 2 км дан артык коммуникацияне ремонтлау күздә тотыла.

Чистай урамында – Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр – озынлыгы 760 метр булган коллектор участогы иң катлаулысы булып тора, дип билгеләде Мэр, чөнки эшләр интенсив автомобиль трафигы булган торак микрорайон үзәгендә башкарыла. Бүгенге көндә эшчеләр алты коеның өчесен төзеп бетергәннәр, шулай ук гамәлдәге ике кое реконструкцияләнгән. Моннан тыш, 1,95 км озынлыктагы алты вакытлы үткәргеч торба һәм Меридиан урамы буенча алты футляр вакытлыча күчерү линияләрен урнаштыру өчен салынган. Хәзер эшчеләр Чистай урамындагы 26/5 номерлы йорт янындагы коллекторны юдыртуга керештелән, дип хәбәр итте шәһәр башлыгына «Водоканал» МУП директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов. Көн саен объектта 50 гә якын кеше һәм 30 берәмлек техника эшли.

Үткәргеч торбаны торгызу полимер җиңсә ысулы һәм йозаклы ялгаулы спираль чорнау технологиясе белән башкарыла. Марат Сәлахов якын арада эшчеләр җиңсә урнаштыруга керешәчәкләр, ул полимер сумала сеңдерелгән махсус тукымадан гыйбарәт, дип җиткерде. Бер җиңсәнең озынлыгы 50 метрдан 70 метрга кадәр тәшкил итә. Ягъни һәр 50-70 метр саен забойда су җыелу өчен чокыр ясала, җир астына җиңсә салына, шуннан соң ул су агымы белән тигезләнә һәм булган барлык бушлыкларны тутыра. Полимерлаштырудан соң коллекторның әзер яңа участогы барлыкка килә, аннары эшчеләр икенчесенә күчә.

 

 

Киләсе ай башында беренче этап белән бергә Ямашев проспектында – Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр 850 метр озынлыктагы участокта – эшләр башланачак. «Хәзер проект-смета документациясе дәүләт экспертизасын уза», - дип билгеләп үтте «Водоканал» директорының беренче урынбасары. Моннан тыш, Әмирханда – Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр 700 погон метр озынлыктагы үткәргеч торба участогында – эшләр башкару өчен документлар әзерләү эшләре бара. «Беренче ике участокта эшләрне – сентябрьгә, ә өченчесендә бу ел ахырына тәмамлау планлаштырыла», – дип билгеләп үтте М.Сәлахов.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү башланды. Соңгы 10 ел эчендә анда 43 грунт убылган, аларның 25 е – узган ел һәм өчесе – 2022 елда, барысы да бетерелгән. Коллектор 220 мең кеше яши торган 850 дән артык күп фатирлы йортка, 56 балалар бакчасына, 27 мәктәп, 4 хастаханә һәм 200 административ бинага хезмәт күрсәтә.

Күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев