Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

И.Метшин: «Яңа туган балалар - мөһим демографик күрсәткеч, ул стратегик максатларны билгеләргә ярдәм итә»

Казанда күбрәк малайлар туа, ә иң популяр исемнәр рәтендә Әмир, Тимур, Марк, Әмин, Амелия, София йөри.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Казанда туучылар саны артты – шәһәрдә 20 мең 501 бала тууы теркәлгән, бу 2020 елга караганда 724кә күбрәк. Күбрәк малайлар туган - 52%, кызлар - 48%. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, туучылар санының уңай динамикасы – елның төп уңай нәтиҗәләренең берсе.

 

 

«Яңа туган балалар – мөһим демографик күрсәткеч, ул стратегик максатларны билгеләргә ярдәм итә, без шәһәр үсешен, балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль учреждениеләр төзүне планлаштырабыз. Быел шәһәрнең үсеш темпларын саклап калу өчен, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк эшләргә тырышачакбыз», - диде ул бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.

Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина хәбәр иткәнчә, 2021 елда Казанда барлыгы 59 мең 409 гражданнар хәле акты теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк. 35% очракта яңа туучы сабыйлар теркәлгән. Еллык статистика буенча 41% туучылар - гаиләдәге беренче балалар, 40% - икенче бала һәм 19% - өченче һәм аннан соңгы балалар. 280 гаиләдә игезәкләр, 2 гаиләдә өч бертуган бала туган.

 

 

Р.Миңнуллина сүзләренә караганда, соңгы 8 елда беренче тапкыр иң популяр исемнәр өчлегеннән Кәрим һәм Ясмин төшеп калган. Казанлылар балаларына Әмир, Тимур, Марк, Әмин, Амелия, София исемнәрен яратып кушкан. Август, Грант, Кубаныч, Афифа, Рассвет, Мадонна кебек гадәти булмаган исем кушучылар да булган.

Шәһәрдә туучылар саны күрсәткечләре арту белән беррәттән, үлүчеләр саны да 10%ка үскән, 2021 елда 18 мең 535 кеше (ир-атларның 47%ы һәм хатын-кызларның 53%ы) үлеме теркәлгән. «Казанда туучыларны теркәү актлары санының үлүне теркәү актлары саныннан артып китүе саклана, - дип билгеләп үтте Римма Миңнуллина. - ТР башкаласы Идел буе федераль округында икенче пандемия елында туучылар санының уңай динамикасын саклый алган бердәнбер миллион халыклы шәһәр булып тора».

Илсур Метшин үлем очракларының артуын коронавирус инфекциясе белән бәйләде. «Пандемия үз ролен уйный, әмма республикада медицина һәм чикләүләрнең югары дәрәҗәсе, һичшиксез, коронавирус басымына бирешмәскә ярдәм итә», - дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Бер кешегә дә чикләүләр ошамый, әмма бу кешеләрнең тормышын коткарырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә без аларны катгый рәвештә үтәячәкбез», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев