Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

И.Метшин Вознесение тракты турында: «Хыялыбызны тормышка ашыруга көннән-көн якынаябыз»

Гвардия урамы буенча туры транспорт хәрәкәтен сентябрьдә башлап җибәрергә планлаштыралар.

Казанда Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 4 км озынлыктагы участокта Вознесение трактын торгызуның беренче этабы кысаларында чишелеш, җир асты кичүләре төзү һәм яңгыр сулары канализациясен үзгәртеп кору тәмамланып килә. Гвардия урамында туры автомобиль хәрәкәтен сентябрьдә үк эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Вознесение тракты һәм Гвардия урамы киселешендәге эшләр барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.

«Көн саен Вознесение трактының төзелеш мәйданында 400 кеше һәм 120 махсус техника эшли. Хыялыбызны тормышка ашыруга көннән-көн якыная барабыз. Инде сентябрьдә үк урап узу юлларын сүтеп атып, Гвардия урамында автомобиль хәрәкәтен башлап җибәрергә мөмкин булачак», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

 

Проект буенча юлның беренче участогы һәр якка 13-17 метр киңлектәге өч полосадан торачак. Хәзер Вознесение тракты һәм Гвардия урамы киселешендәге юл чишелешен төзү тәмамланып килә.

Юл катламы Родина урамыннан Җиңү проспектына кадәрге барлык участокта диярлек барлыкка килде. «Барлык эшләр дә график буенча бара», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Әлеге участокта машиналар йөрү өлешен булдыру буенча төп эшләрдән тыш, велоюллар да ясау каралган, ә тротуарларның киңлеге 2,2-4,5 м тәшкил итәчәк.

Г.Кутуй, Родина һәм Н.Җиһанов урамнары белән кисешкән урыннарда тимер юл үткәргече һәм өч җир асты җәяүлеләр кичүе төзелеше ахырына якынлаша. Шулай итеп, Вознесение тракты һәм Гвардия урамы киселешендәге тоннель тибындагы юлүткәргечнең әзерлеге 80% тәшкил итә, Вознесение тракты һәм Җиңү проспекты киселешендәгесе – 60%, өч җир асты җәяүлеләр кичүендәгесе – 70-80% ка, ә яңгыр канализациясенең тышкы челтәрен үзгәртеп кору 90% ка үтәлгән. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, төзелешнең беренче этабын тулысынча 2023 елда тәмамларга планлаштыралар.

 

 

Беренче этап буенча эшләр белән параллель рәвештә Вознесение трактының Җиңү проспектыннан «Волга» М7 автоюлына кадәрге 8 км озынлыктагы икенче участогында төзелеш эшләре бара. Хәзер яңа автомобиль юлы һәм Нокса елгасы аша күпер янында Җиңү проспектында ике җир өсте кичүен төзүгә әзерлек алып барыла, шулай ук Фучик урамы буйлап вакытлыча әйләнеп узу юлы да барлыкка киләчәк.

И.Куляжев хәбәр иткәнчә, юл төзелешенә берничә шәхси җир участогы эләгә. «Хәзер аларны сатып алу буенча эш алып барыла», – диде ул.

«Быел без Вознесение трактын торгызып кына калмыйча, Горький шоссесын да киңәйтәчәкбез, Зур Казан боҗрасын төзүне дәвам итәбез. Болар барысы да шәһәрне үзгәртү һәм бөкеләрдән коткару гына түгел, ә кризиска каршы нәтиҗәле чара да. Әлеге проектлар ярдәмендә төзелеш индустриясендә эшләүче меңләгән казанлы лаеклы хезмәт хакы һәм иртәгәсе көнгә ышаныч ала», – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм «Волга-Автодор» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы директоры Станислав Шевырев катнашты.

 

 

Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты төзелеше узган елның җәендә башланган иде. Төзелеп килүче юл Мамадыш трактын бушатып кына калмыйча, Вознесение, Большие Клыки, Самосыр, Салмачы, Привольный, Вишневка поселокларында, «Весна» һәм «Светлая долина» торак комплексларында транспорт ситуациясен өлешчә яхшыртачак.

Моннан тыш, магистраль төзелеше Совет районында Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган территорияне үстерүгә этәргеч булды. 2021 елның мартында расланган планлаштыру проекты нигезендә, күп фатирлы йортлар һәм социаль объектлар, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар төзү күздә тотыла. Планлаштыруга комплекслы якын килү территорияне Вознесение тракты белән бәйләргә һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек бирде. 

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев