Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

И.Метшин: «Безнең бурыч – казанлыларның гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр арттыру»

2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуның якынча мәгълүматларына караганда, Казан халкының саны 1,3 миллионнан артык кеше тәшкил итә.

Бу минутларда Ратушада Казан шәһәр Думасының XII сессиясе бара, анда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин 2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен ясады. Ул 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуның беренчел мәгълүматлары турында хәбәр итте, алар нигезендә Казанда халык саны 1 млн 300 меңнән артык кеше тәшкил итә, һәм 2030 елга шәһәр халкының гомер озынлыгы 76 яшь дәрәҗәсендә фаразланган, әмма бүген ул инде 76,3 не тәшкил итә, дип билгеләде. «Безнең бурыч – гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр арттыру», – диде Мэр.

«Безнең төп приоритетыбыз – Казанны тотрыклы үсеш шәһәре итү, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Казан актив, җаваплы һәм креатив шәһәрлеләр өчен уңайлы, киң мөмкинлекләр шәһәре, сәламәтлек, имин шәһәр тирәлеге һәм ачык хакимият территориясе булачак».

Шәһәр башлыгы соңгы елларда Россия Президентының Милли максатлар һәм үсеш стратегик бурычлары турында указы кабул ителүен, Икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү стратегиясе раслануын искә төшерде. «Без стратегия үтәлешенең арадаш нәтиҗәләрен анализладык – аның төп күрсәткечләренә 2017 елдан 2021 елга кадәр ирешелде», – дип билгеләде Мэр.

Шәһәр башлыгы Казан күптән студентлар һәм яшьләр өчен магнит-шәһәр булуын ассызыклады. Бүген Татарстан башкаласында дөньяның 70 иленнән 168 мең студент белем ала. Чит шәһәрләрдән килгән студентлар 65% ны, чит ил студентлары 9,5% ны тәшкил итә, ә 10 ел элек Казан югары уку йортларында чит ил студентлары нибары 3% кына булган. «Бу Казан мәгарифенең югары дәрәҗәсен раслый», – дип ассызыклады И.Метшин.

Моннан тыш, Казан туристларны җәлеп итүчән булып кала бирә. Узган ел төрле эпидемиологик чикләүләр кертелүгә карамастан, Казанга 3 млн кеше килгән. «Без 2020 ел күрсәткечләрен уздырдык, әмма чикләүләр аркасында тармак сизелерлек артка калды. 2030 елга без билгеләнгән планнарны үтәячәкбез – елына 5 млн туристны кабул итәчәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев