Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илнур Миргалиев: Татарстан галимнәренә татар мирасын саклау проектын булдыру кирәк

Тарихчы татар халкының килеп чыгышы турында дөрес булмаган фикерләргә фәнни яктан җавап бирергә чакырды.

Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев фикеренчә, Татарстан галимнәренә татар халкының мирасын саклау, аны халыкка җиткерү мәсьәләсе буенча уртак проект булдырырга кирәк.

«Шәркыять тармагы сыеклана, берләшеп эшли алырдай стратегия җитми, ә яшь галимнәрнең җитешүенә берничә ел кирәк. Җитәкчелек алдында куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру авыр. Бергә җыелышып, зур фәнни-тикшеренү проектын башлау зарур», — диде ул.

Галим фикеренчә, проектта борынгы чордан башлап халкыбызның тарихы, киләчәген өйрәнү каралырга тиеш.

«Соңгы елларда татар халкының килеп чыгышы турында төрле теорияләр уйлап чыгарып сөйләшә башладылар. Без аларга фәнни яктан җавап бирергә әзер булырга тиеш», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгы уңаеннан халыкара конференциядә.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, этногенез турында төрле фикерләрне фән белән эш итмәүчеләр сөйли. «Шуңа күрә бу проектта гуманитар юнәлештәге галимнәр тупланырга тиеш. Проект зур акча сорый», — дип билгеләп үтте ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев