Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Газинур ГАЛИМОВ: ТЕЛ ХОКУКЫ КЕШЕНЕКЕННӘН КИМ ТҮГЕЛ

Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру һаман сузыла. Әлбәттә, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану канунының тәкъдим ителүен хупларга кирәк. Ул эшләп киткән очракта татар телен санламаучылар турында прокуратурага шикаять итү мөмкинлеге туачак. Бу канунны эшләтеп җибәрү өчен зарур норматив документлар кабул итү сузылганда хөкүмәтнең үзенә дә...

Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру һаман сузыла. Әлбәттә, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану канунының тәкъдим ителүен хупларга кирәк. Ул эшләп киткән очракта татар телен санламаучылар турында прокуратурага шикаять итү мөмкинлеге туачак. Бу канунны эшләтеп җибәрү өчен зарур норматив документлар кабул итү сузылганда хөкүмәтнең үзенә дә мәхкәмә янарга мөмкин.

Татар телен дөрес итеп куллану өчен язуда, сөйләмдә бердәм кагыйдәләр кирәк. Бүген бер сүзне ике төрле язу еш очрый, урыс һәм чит телләрдән тәрҗемәләр дә мөкәммәл түгел. Татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану кануны кабул ителгәч, ул дәүләт оешмаларына гарәп һәм латин имласында мөрәҗәгать итү һәм җавап алу юлларын ача. Әлеге имланы куллану да ахырына кадәр бер тәртипкә салынмаган.

Узган елның 24 декабрендә Татарстан Дәүләт Советында бу канун кабул ителде һәм 2013 елның 12 гыйнварыннан ул көченә керде. Шуннан соң хөкүмәт аны тормышка ашырганда таяну өчен өстәмә документлар әзерләп кабул итәргә һәм анда кулланырга рөхсәт ителгән сүзлекләр, белешмәләр һәм кагыйдәләр исемлеге күрсәтелергә тиеш иде. 18 июль көнне Татарстан прокуратурасы хөкүмәтне эшне сузган өчен кисәтте.

Без бу канун тирәсендә туган вәзгыять турында Татарстан прокуроры урынбасары Газинур ГАЛИМОВ белән сөйләштек.


- Татарстан прокуратурасы республика хөкүмәтен Татар телен дәүләт теле буларак куллану канунын гамәлгә куюны үз вакытында тормышка ашыруны тоткарлаган өчен кисәтте. Татарстан хөкүмәтенә тәгаен дәгъвалар нинди?

- Прокуратура бу эштә, канунны кабул итәргә әзерләгәндә дә, актив катнашты. Барысы да тәртиптә булсын, бөтен федераль кануннарга, Конституциягә дә туры килсен өчен прокуратураның бәяләмәсен эшләдек. Шулай ук депутатлар да, җәмәгатьчелек тә бу канунга битараф булмады.

Бу канун Конституциягә туры килә. Татар теленең үзенең кагыйдәләре бар. Телне кулланучылар бу кагыйдәләрдән читкә чыкмасын өчен расланган бердәм кагыйдәләр кирәк. Без бу канун эшләп китәргә әзер булсын өчен Татарстан хөкүмәтенә прокурор таләбе яздык. Бер ай эчендә карап кабул ителергә тиешлеген күрсәттек.

Дөресен әйтсәк, ул бер ай эчендә генә эшләнеп бетмәс. Анда телнең грамматикасы, сүзлекләр, белешмәләр гомум кагыйдәләр нәтиҗәсендә бер булырга, дәүләт теле булгач, ул әдәби телдән дә читкә тайпылмаска тиеш. Аны экспертиза аша үткәргәч кенә кабул итәргә туры киләчәк. Монда экспертлар төркеменең кайсы оешмада эшләвен, аңа кемнәр керәчәген дә онытмаска кирәк. Без башкарма хакимият боларны эшләргә тиеш дип дәгъва белдерәбез.

- Бу эшне хөкүмәт күпме вакыт эчендә эшләп бетерергә тиеш?

- Без төгәл вакытын күрсәтмәдек. Бер ай эчендә шушы эшче төркем төзелергә һәм, белгечләр тупланып, эш башланырга тиеш. Бу эш кайчан төгәлләнергә тиешлеген үзебезнең дәгъвада күрсәтә алмыйбыз. Бу бит үзенә күрә бер фәнни эш булып тора. Татарстанда моңа кагылышлы эшләр күптәннән бара. Күп өлеше эшләнгән. Мин үзем бик озакка сузылмас дип уйлыйм.

- Бу канун соңгы елларда татар теленә кагылган беренче генә проект түгел. «Татар иле» социаль челтәрен эшләтеп җибәрү өчен дә акчалар бирелде, әмма ул сузылды да сузылды, вакытын гел кичектереп килделәр. Бу канунны эшләтеп җибәрү дә «Татар иле» кебек сузылмасмы?

- Ничек әйтим инде, хәзер үзебездә дә демократия димме? Бу канун мәсьәләсен депутатлар күтәрде, без дә кушылдык, Татарстан Президенты канунны имзалаган. Шуңа күрә бу эш тукталып калыр дип уйламыйм. Без барыбыз да дәүләтнең ике теле дә тигез булып безгә хезмәт итәр дип уйлыйбыз.

- Шәхсән үзегез, прокурор урынбасары буларак, бөтен өстәмә документлары да әзер булып, халык кулланырдай канун кайчан эшләп китәр дип фаразлыйсыз?

- Быел тәмамланыр дип уйлыйм.

- Әгәр тәмамланмаса, прокуратура хөкүмәтне мәхкәмәгә бирәчәкме?

- Әйе, бу канун безнең контрольдә булачак. Прокурорның Конституция нигезендә вәкаләте бар, әгәр эшләнмәгән эш була икән, аны эшләтеп җибәрү юлы бар. Без аны кулланачакбыз.

- Татарстан прокуроры татар теле турындагы әлеге канун тирәсендә туган вәзгыятьне беләме?

- Белә, бу эшне үз кулында тота, контрольдә ул.

- Бу канун эшләп китә алса, ничек уйлыйсыз, дәүләт оешмалары аны санлармы, аның нигезендә ике телгә дә - татар һәм урыс телләренә - тиешле дәрәҗәдә тигез караш туармы? Канунга карата сансызлык күзәтелсә, прокуратура шулай ук алга таба мәхкәмәгә шикаять белдерәчәкме?

- Бу эштә җаваплылык чарасы тапсак - ул тизрәк булыр, аны табарга туры киләчәк. Дөресен әйтергә кирәк, республикада ике тел арасында сугыш юк. Әгәр татар телен дә куллануны тәртипкә кертсәк, ә мин ул озак булмаячак дип уйлыйм, республикада ике тел дә кулланылыр. Тигезме, әллә тигез түгелме - аны процентлап әйтеп булмый. Ни генә булмасын, аның эшләнми торган формуласы бездә юк, безгә хас түгел ул.

- Мисал өчен, кемдер Татарстанның берәр дәүләт оешмасына кереп татарча җавап ала алмаса, ул вакытта әлеге канун прокуратурага шикаять итү хокукы бирәчәкме?

- Андый мөмкинлек бар. Без хәзер үзебездә дә бу эшне алып барабыз. Кабул итү бүлмәләренә махсус шундый (татар телен дә белгән) белгечләрне эшкә алабыз. Бездә күбесенчә татар телен белүчеләр эшли. Без башка дәүләт оешмаларында да шулай булсын дип тырышабыз. Үтәмәүчеләр булса, аларны җаваплылыкка тартачакбыз.

- Бер яктан караганда, республикада татар телен дәүләт теле буларак куллану өчен җитди кануннар да бар, акчалар да аз бүленми. Әмма татар теле гел икенчел дәрәҗәдә. Хөкүмәт җыелышларында да, төрле чараларда да ул соңгы вакытларда ишетелми диярлек. Бу хәлне Сез канун бозу дип саныйсызмы, әллә бу гадәти хәлгә кертеләме?

- Канун булмаганда гадәти хәл дип санаган идек, хәзер бу канун кабул ителгәч, аны бозу дип бәяләнәчәк. Татар теле бөтенләй кулланылмый, дип әйтмәс идем мин. Дәүләт Советы комитетларында утырышлар татар һәм урыс телләрендә дә бара. Татар телен белгән депутат сөйләргә тели икән, монда бернинди проблема да юк. Министрлар Кабинетында киңәшмәләр булганда Президент та, Премьер да татарча да, урысча да сөйләшә. Сорау татарча куелса, татарча җавап та бирәләр. Урыс кешесе татарча белмәскә дә мөмкин, әмма аңа тәрҗемә ясала. Менә шул рәвешле аз-азлап эшләр алга бара.

- Сезнең тел төбеннән аңлашылганча, бу канунның эшләп китүе аның булуы, җитәкченең, түрәнең татарча нотык тотуы гына түгел, ә гади кешеләрнең дә татарча мөрәҗәгать итүе, татарча сөйләве, татарча соравыннан да тора.

- Әйе, болар да булышачак. Без барыбыз да әнә шул фикердә. Прокуратурага татар кешесе килә икән, без аның белән татарча сөйләшәбез. Барыбыз да шулай эшләп китсәк, ике телгә дә караш тигез булыр дип уйлыйбыз.

- Казан урамнарында йөргәндә татарча язуларның хаталы булуын да, күп элмә такталарның татарча варианты эшләнмәгәнлеген дә күрергә мөмкин. Сез үзегез моңа игътибар итәсезме? Эленеп торган әйбернең йогынтысы зуррак бит.

- Моны тәртипкә салыр өчен безнең барыбызның да тырышлыгы сорала. Прокуратура бары тик аның белән генә шөгыльләнә алмаячак, кем күрә, алар хәбәр итсә, тәртипкә салу тизрәк булачак. Мин бу тәнкыйть белән килешәм.

Наил АЛАН,
"Азатлык" радиосы журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев