Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Галимова: Без Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итәргә әзер

Республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.

Республика Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне үз территориясендә каршы алырга һәм урнаштырырга тулысынча әзер. Әмма алар утырган тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган әле. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Эшелонны формалаштыру белән алар кузгалып китәчәк як шөгыльләнә. Безнең бурыч – ярдәмгә мохтаҗ әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта каршы алырга әзер тору һәм аларга һәрьяклап булышлык күрсәтү. Нигездә, бу - хатын-кызлар һәм балалар», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, республика штабы бу юнәлештә тиешле эш башкарган инде, күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү буенча барлык аспектлар җентекләп тикшерелгән.

«ТР Хөкүмәт штабы әлеге кешеләрне теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер. Барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителде», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова. 

 

 Егор Никитин 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев