Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ФУТБОЛ ФАНАТЛАРЫН КЕМ ФАЙДАЛАНА?

Спортның сәяси максатларда да кулланылуы инде күптәннән билгеле. Кызганыч ки, соңгы вакытларда мондый хәл аеруча кискен төс ала башлады. Мисалга Мәскәүнең шул ук "Спартак" командасы фанатларын гына алыйк. Узган ел алар һәртөрле тәртип бозу һәм тар-мар китерүләрне Мәскәүдә оештырган иде. Ул чакта кемдер спорт җанатарлары арасында килеп чыккан фаҗигане Русиядә...

Спортның сәяси максатларда да кулланылуы инде күптәннән билгеле. Кызганыч ки, соңгы вакытларда мондый хәл аеруча кискен төс ала башлады. Мисалга Мәскәүнең шул ук "Спартак" командасы фанатларын гына алыйк. Узган ел алар һәртөрле тәртип бозу һәм тар-мар китерүләрне Мәскәүдә оештырган иде. Ул чакта кемдер спорт җанатарлары арасында килеп чыккан фаҗигане Русиядә яшәүче милли азчылыкларны ничектер куркыту һәм басым ясау өчен кулланмакчы булды кебек. Быел инде әлеге фанатлар үзләренең агрессивлыгын Самара стадионында да күрсәтергә өлгерде.

Ә "Евро-2012"нең төркем этабы ярышлары башлануы исә футбол фанатларының чама белмәвен Аурупа дәрәҗәсендә дә күрсәтте. Чехлар белән уйнаганда Русиядән килгән җанатарларның стадиондагы тәртипсезлеге (яндыргыч вә яктырткыч матдәләр ыргыту һәм мыскыллы баннерлар күтәрүе) өчен Аурупа футбол ассоциацияләре берлеге Русия җыелма командасына карата инде җәза да чыгарды. Дөрес, ул әлегә шартлы булып кала: бу чара, тәртипсезлекләр алга таба да дәвам иткән очракта, Аурупа чемпионатының чираттагы сайлап алу циклында Русия җыелма командасы нәтиҗәләренең 6 очкога киметелүен күздә тота.

Кызганычка, "Евро-2012" ярышларында тәртипсезлекләр аннан соң да булды. Узган атнада футбол фанатлары арасындагы бәрелешләр инде Польша һәм Русия җыелма командалары уенына кадәр дә, аннан соң да күзәтелде. Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләр һәм 200гә якын кулга алынучы булуы турында хәбәр ителде. Мәскәү әлеге тәртипсезлекләрдә поляк фанатларын гаепләде: янәсе, алар, Русия җанатарларының 12 июньдә Варшавада үткәргән маршына һөҗүм итеп, провокация оештырган. Ә миңа калса, әлеге вакыйгаларда төп провокация булып Русия фанатларының чит илдә Русиянең "Бәйсезлек көне"нә багышлап 10 мең кешелек демонстрация үткәрүе тора. Рөхсәт ителгән чара булса да, хакимиятләр хәтта ул үткән урында транспорт хәрәкәтен дә туктатырга мәҗбүр булган. Нәкъ менә әлеге марш җирле футбол фанатларының һөҗүменә китергән дә. Әлбәттә, аларны берничек тә аклап булмый. Шулай да, күпмедер дәрәҗәдә аңларга мөмкин. Ә хәзер инде кайчан да булса 10 мең кешелек шундый маршны, Польшаның "Бәйсезлек көне"нә багышлап, Мәскәүдә поляк җанатарларының үткәрүен күз алдына китереп карыйк. Күпләр килешер, моны хәтта күз алдына да китерүе кыен. Чөнки андый чарага Мәскәү хакимиятенең рөхсәт бирүе дә бик шикле.

Күренә ки, хоккей яки футбол белән чамасыз мавыгып, ниндидер аффектив халәткә күчкән (психик яктан инде авыруга сабышкан дияргә дә буладыр) "болельщик"ларны сәяси максатларда куллану бүген дә дәвам итә. Моның кемгә һәм ни өчен кирәклеген аларны оештыручылар яхшы белә булыр. Шуңа отыры инде спорт та бәгъзеләр өчен сәясәт коралына әверелеп бара кебек. Менә бу очракта да футбол фанатлары тарафыннан башланып киткән мөнәсәбәт ачыклаулар ахырда рәсми дәрәҗәдәге белдерүләр белән төгәлләнде.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев