Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фотобәйгедә катнашыгыз

«Милли киемле ана һәм балалар» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала.

Проект Яшьләр эшләре буена Федераль агентлыкның грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм милли киемнәрдәге мәдәни күптөрлелек аша Россия халыкларының милли чуарлыгын, байлыгын һәм тәңгәллеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Фотога төшкәндә, конкурсантлар Россия халыкларының милли киемнәрен үзләре сайлап алалар. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: www.ethno-photo.com.

Нәтиҗәләр 2020 елның 1 мартында Мәскәүдә (Халыкара Сәүдә Үзәге, Конгресс Холл) узачак фотокүргәзмәдә ясала. Анда 50 финалистның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, алар арасыннан 10 җиңүче сайлап алына.

Конкурста катнашу шартлары белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.ethno-photo.com/.

Катнашу бушлай. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның эшләреннән каталог төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев