Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Этләр тарафыннан ботарланган бозауларның хуҗасына 400 мең сумлык зыян килгән

Яшел Үзән районы Әйшә авылда Кәрим Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгындагы бозауларны этләр ботарлаган. Бүген үләксәләрне махсус контейнерларга озатачаклар, ә аннан аларны юк итәчәкләр. Фермер этләр һөҗүме аркасында гына 400 мең сумлык зыян килде дип белдерде.

Баксаң, элегрәк тә мондый хәлнең булганы бар икән. Ветеринар сүзләренә ышансак, сукбай этләр кыргый тормышка ияләшеп бара, алар хәзер һөҗүмне нормаль күренеш дип саный, азартка кергәннәр. Аларны урамнан алу эшен тизрәк башкарырга кирәк дигән фикердә тора белгеч. Ә әлеге элеккеге "Овощевод" колхозы җирлегендә сукбай этләргә бөтен шартлар да тудырылган, шуңа күрә дә бозауларга ташланганнар. Монда үләннәрне чапмыйлар, бөтен җирдә тишек-тошык, ди Яшел Үзән районы ветеринария оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Мухин. Аның белән Әйшә авылында урнашкан "Кот и Пес" приюты җитәкчесе Альберт Галиев та килешә. Алар хуҗалыкка берничә мәртәбә сукбай этләрне тотарга килгәннәр, әмма соңгы арада аларны эчкә кертмәгәннәр...

 

Рәсим Хаҗиев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев