Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Дөрес урында машина куймаган өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный

Хәзер заманча йортларны куллануга тапшырганда, машина кую урыны да кайгыртыла: җир асты парковкалары, күп катлы машина кую урыннары булдыралар. Тик алар түләүле һәм шактый кыйммәт.

Шуңа да шәһәрдә машина хуҗаларының күбесе ишегалдындагы буш урынга тимер атын куеп өлгерергә тырыша. Шул сәбәпле урамда атлап йөрер хәл юк, ишегалды тулы машина.

Бу ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына комачаулый, тоткарлыклар китереп чыгара. Кыш көне ишегалларын кардан чистартканда да тиешсез урынга куелган машиналар мәшәкать тудыра. Әлеге мәсьәләне кисәтү өчен юл иминлеге инспекторлары ишегалларындагы машиналарны барлады.
Хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү буенча юл-патруль хезмәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин әйтүенчә, Казанда транспорт чараларын эвакуацияләү буенча рейд уздырылганнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмичә машинаны парковкалауга кагылышлы 90 административ хокук бозу очрагы ачыклаган. 62 машинаны махсус стоянкага алып киткәннәр. Сүз уңаеннан, ул машиналарны хуҗалары 02, йә 112 телефоны аша, шулай ук теркәлү урыны буенча эчке эшләр идарәсенең кизү тору бүлегенә шалтыратып белә ала.

– Административ хокук бозулар турындагы кодексның 27нче маддәсе 1нче бүлеге буенча тукталыш һәм машина кую урыны кагыйдәләрен бозган очракта, машинаны эвакуацияләргә мөмкиннәр. Дөрес урында машина куймаган өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозып машинаны парковкалау кар чистартучы машиналарның эшен тоткарлый, шуңа да аеруча карлы, буранлы вакытларда һәр кеше үз машинасын кайгыртсын иде, – ди Айрат Сәмигуллин.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев