Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Чыршы быел күпмегә төшәр?

Быел чын чыршыны бизәү якынча 3350 сумга төшәчәк. Ә ясалма чыршы бераз кыйммәтрәк. Андыен сайлаучыларга уртача 4550 сум акча чыгарып салу таләп ителә.

Казан кибетләре буйлап Яңа ел бизәге эзләп йөрдек

Яңа елның иң матур бизәге – ул, әлбәттә, чыршы. Бәхеткә, хәзер чыршының җаның теләгәнен, дөресрәге акчаң кайсысына җитә, шунысын алырга була.

Республикадагы зур интернет кибетләренең тәкъдимнәрен барларга булдык. Иң арзан һәм иң кыйммәтле чыршы күпме тора икән?

Казанда иң арзан саналган “Ашан” кибетендә 25 см озынлыктагы чыршыны 107,99 сумга сатып алырга була. 90 см яшел бикәне – 129, ә 1,2 метрлы чыршыны 690,99 сумга саталар. Бәяләр, әлбәттә инде, чыршының сыйфатына һәм биеклегенә бәйле. Сыйфатлы, кабарып торган, матур итеп эшләнелгән 2,1 метрлы чыршының иң кыйммәте бу кибеттә – 13,2 мең сум.

Чыршыны бизәмичә дә булмый бит инде. “Ашан”да 1 метрлы утлар 139,99 сумга сатыла. Ә 1440 сумга 5 метрлы гирляндалар сатып алырга да мөмкин.

Бизи торган шарларга килгәндә, аларны җыелма буларак алу арзангарак чыгачак. Мисал өчен 49 шардан торган шарлар җыелмасы 290,99 сум тора.

“Леруа мерлен” французлар кибете чыршыларны октябрь уртасында ук сатуга чыгарды. Монда инде бөтенләй башка төрле бәяләр. Беренчедән, “Леруа”да иң тәбәнәк чыршының биеклеге 15 сантиметрдан башлана. Андый чыршыны сез 140 сумга сатып ала мөмкинлегенә ия. Бәйрәм төсмере кертер өчен андый чыршы да “пойдет” инде. Тик миңа калса, бу бераз кыйммәтрәк. 30 см биеклектәгеләрне 130 сумга табарга була. Бер метрлылары мең тәңкәдән башлана. Ә аппетитлары зур булып, 3 метрлы чыршы бизәргә теләүчеләр 24 мең акчасын чыгарып салырга тиеш була.

Бизәкләргә килгәндә арзанлы лампочкаларның 20 метры якынча 750 сум тора. Боз сөңгеләре рәвешендә ясалган 10 лампочкадан торган 1900 сумлык гирлянда да бар.

Чыршы уенчыкларына килгәндә, биредә аларны берәмләп тә саталар. Диаметры 6 см булган пластик шарны 6,9 сумга табарга була. Киләсе ел символы – үгез төшерелгән шарлар 236 сум тора. Болан формасындагы уенчыкты бу кибеттә – 350, скрипка тоткан ябалакны – 450, солдат формасындагы аюны – 650, “Красный кардинал” дип аталган шар рәвешендәге уенчыкны 800 сумга саталар. Искәртик: бу – бер уенчык бәясе! Чагыштыру өчен: ярминкәләрдә сыер итенең килограммы якынча 310 сум.

“Мегастрой”да иң кыйммәтле чыршы 45 мең сумнан артыграк. Биеклеге – 3 метр. Бу кибеттә промокодлар ярдәмендә ташламалар да бирәләр әле. 20 процентка кадәр. Иң арзан чыршы – 109 сум. Биеклеге 20 см тәшкил итә.

Бизәргә уенчыкларда алырга уйласагыз, иң арзан уенчык шар 8 сумнан башлана. Ә иң кыйммәте 495 сум тора. Гирляндалар бәясе 30 сумнан алып – 1865 сумга кадәр.

Хәзер бит шоу-рум дигән әкәмәтский исемле кибетләр чыкты. Шул ук кибет инде ул. Исеме генә чит илчә. Кыскасы, андый кибетләрдә 1,5 метрлы чыршыларны 1450 сумга сатып алырга була. Гирлянданы бүләккә бирәләр. Ә бизәргә уенчыкларны башка кибетән карыйсы була инде. Ә кайбер шоу-румнарда чыршыга да уенчыклар саталар.

Ясалма чыршы сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Сыйфатлы материалдан эшләнелгән чыршы арзан тора алмый. Россиядә җитештерелгән дигән язу – ул әле сыйфатлы дигән сүз түгел. Гадәттә, Россия заводлары материалны чит илдән кайтарта. Ә бәя югары булмасын өчен алар түбән сыйфатлы материал сатып алырга мәҗбүр. Сыйфатлы чыршы ботакларының очы туры “карап тора”. Ясалма чыршының ботаклары сыгылмалы булырга тиеш. Стандарт фатирлар өчен иң кулае 1,5-2 метрлы чыршы алу хәерлерәк. Ис килә торган чыршы алмаска киңәш ителә. Металл “тәпиле” чыршыга өстенлек бирсәгез, чыршыгыз авып интектермәс.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев