Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Быел Татарстан кырларыннан ике тапкырга азрак бөртекле культура җыелган

Алексеевск, Чистай, Арча районнары уңыш күләме буенча алдынгылар рәтендә.

Республикада бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе тәмамланып килә. Быел узган ел белән чагыштырганда уңыш ике тапкыр азрак — 2,3 млн тонна җыелган.

«Аномаль һава торышы шартларында өлгергән бөртекле культураларны җыю ахырына якынлаша. 30 мең гектар җирдән генә җыясы калды», — дип сөйләде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Алексеевск, Чистай, Арча районнарында уңыш йөз мең тоннадан артык булган. Республика буенча уртача уңдырышлылык — 15,4 ц/га. Уңдырышлылык буенча беренче урында Тукай районы (21,7 ц/га), шулай ук Тәтеш (21,5 ц/га), Чистай (20,7 ц/га), Балтач (19,9 ц/га) районнарында күрсәткечләр югары. Иң түбән күрсәткечләр Кайбыч (10,3 ц/га), Югары Ыслан (9,6 ц/га), Әлмәт (6,3 ц/га) районнарында.

Министр сүзләренчә, җирләрне эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру, эретмә комплексларын куллану уңай нәтиҗә биргән. Быел кырларга тугыз процентка күбрәк туклыклы матдәләр кертелгән.

Бүгенге көндә аграрийлар кукуруз җыюга чыккан, рапс мәйданнарының яртысы калган. Зәй зонасы шикәр чөгендерен җыюга керешкән. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләрне җыялар. 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

 «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев