“Больничный” яңача исәпләнә башлый

1 сентябрьдән 8 яшькәчә балалары булган әти-әниләр, эш стажы нинди булуга карамастан, больничный буенча максималь түләү алачак.
Россия Хезмәт министрлыгыннан аңлатуларынча, әлеге яңалык 1,5 млн әти-әнигә кагыла. Бу түләүләр эш бирүчеләрнең чыгымнары артуга китермәячәк. Акча турыдан-туры социаль иминият фонды бюджетыннан түләнәчәк. Өстәмә документлар җыярга кирәк булмый, фонд больничныйдагы мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: гомуми кагыйдәләр буенча вакытлыча эшкә яраксызлык өчен пособие күләме стажга бәйле. Әгәр дә иминият стажы биш елдан азрак булса, больничный уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә, әмма аена 44 400 сумнан артмый. Стаж 5 елдан 8 елга кадәр икән, пособие уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә (59 200 сумнан артмый) бирелә. Иминият стажы 8 ел һәм аннан күбрәк булганда, 100 процентка тигезләшә (74 001 сумнан артмаска тиеш).
“Хәзер исә кечкенә балалары булганнарга стажның күпме булуы түләүгә бәйле түгел. Аны әти-әнинең хезмәт хакын карап исәпләячәкләр. Соңгы ике елдагы керемне бергә кушып, шул сумманы 730га (ике елдагы көннәр күләме) бүләсе була”, – дип аңлаткан “Российская газета”га адвокат Владимир Постанюк.
Әйтик, әни кеше 2020 елда аена 40 мең сум, 2019 елда аена 30 мең сум алган булса, аның кереме 2020 елда – 480 мең, 2019да – 360 мең сум чыккан. 480 000 + 360 000 = 840 000 сум килеп чыга. 840 000ны 730 көнгә бүләбез дә, 1159 сум 68 тиен килеп чыга. Аны больничныйда булган көнгә тапкырлыйбыз (әйтик, 14 көнгә 16 235 сум килеп чыга). Әни кеше аласы больничный күләме шуның кадәр була.
8 яшьтән олырак балалары булган әти-әнигә больничный элекеге схема буенча түләнәчәк, ягъни эт стажына бәйле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?36602
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.1900
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.1600
-
15 август 2022 - 11:00Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ Казанда узачак «Итил» фестивалендә чыгыш ясаячак Бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле булачак, ул Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак.2200
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.5800
-
15 август 2022 - 10:00Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетен ремонтлау эшләре дәвам итә Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенең «Мәчет бинасы» архитектура һәйкәле бинасының 3нче катында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Ул 1910-1914 елларда төзелгән булган.2200
-
15 август 2022 - 09:00«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак.2800
-
15 август 2022 - 06:13Кояшлы Резеда Резеда Галимова – Илһам Шакиров исемендәге олы бүләкне беренчеләрдән булып алган җырчы. Аңа бөек җырчы белән озак еллар бер коллективта эшләү бәхете насыйп була, бу бүләк шуңа да аеруча кадерле.6400
-
14 август 2022 - 06:04Халкыбыз язмышы – үзебезнең кулларда Баланы мәктәптә дә татар телендә укытмагач, аңа зурайгач та үз туган телендә белем бирмәгәч, ул кем була?.. Төрле киртәләр бар, без - читтәге татарлар Татарстан җитәкчелегенә, татар конгрессына таянабыз.18401
-
13 август 2022 - 06:55Наис Гамбәр: Төнге сулар ага, төнге сулар, Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар... Китүдән дә кайту авырырак Бу дөньяның чиксезлегендә; Яшәү белән Үлем арасында Яши кеше – үз читлегендә.18800
-
13 август 2022 - 06:00Айга кырын карама (13-19 август) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!14000
-
12 август 2022 - 13:00Укытучыга да психологик ярдәм кирәк була Укытучыларның иң якын ярдәмчеләре кемнәр?20200
-
12 август 2022 - 12:00Нәзарәтнең “Зәкят” фондында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясендә катнашырга чакыра.18100
-
12 август 2022 - 11:00Чиккән кулъяулык (ХИКӘЯ) Яз... Быел ул авылда да, шәһәрдә дә иртәрәк килде. Кышын ишеп яуган кар өемнәре март башында ук ямьсезләнеп, иске бишмәт төсле керләнеп-каралып, бөтен матурлыгын җуйды.21600
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.109801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика