Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Бер алма, ике кыяр, өч помидор: бакчачыларның табышын исәпләп барачаклар

Татарстанда үз бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатучыларга кыенга туры килергә мөмкин. Бакчада бер сутый җирдән алынган уңышның чиста табышы бер айга 364 сумнан артмаска тиеш. Әлеге нормативны Министрлар кабинетында билгеләгәннәр. Бакча җимешеннән кергән акчаны исәпкә алу, киләчәктә бу гаилә әгъзаларына дәүләттән берәр ярдәм, социаль түләүләр билгеләгәндә, керем булып саналачак.

Әлеге яңалыкны Казанның Царицыно бистәсендә яшәүче Венера Измайлова да ишеткән.

– Бакчаңда җиләк-җимеш, яшелчә үстерү җиңел түгел. Исәпли китсәң, чиста табыш 364 сум да булмаска мөмкин. Әлегә мин шуңа өметләнәм. Көздән бакчага тирес кертәбез. Аны да сатып аласы. Кыскасы, көн-төн эшләсәң генә, уңыш алып була. Без укроп-петрушка, помидор, кыяр сатабыз. Ике теплицабыз бар. Авыл кешеләре кебек иртәнге дүрттә уянып, кичке унга кадәр бакчада без. Эш юк сыман төсле тоелса да, тәрбияләп тормасаң, кыярың да булмый, помидорың да, – ди Венера ханым. – Быел инде утырткан яшелчәләрне сатарбыз да, әмма икенче елга аларны киметәсе булыр. Табыш алуны яшерү түгел бу, дәүләт ярдәме кимер дип борчылабыз.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев