Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

БАУЛЫДА ЗАТЛЫ ҺӘЙКӘЛ

11 август көнне Баулы район үзәге моңарчы күрелмәгән тантана кичерде. Каланың Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек тормыш юлдашы, терәге һәм илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды. Бәхеткә, без аның каралама вариантын бер ел элек үк, сынчы Рәсим Шәрифуллинның шәхси йортындагы остаханәсендә күрү бәхетенә...

11 август көнне Баулы район үзәге моңарчы күрелмәгән тантана кичерде. Каланың Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек тормыш юлдашы, терәге һәм илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды.

Бәхеткә, без аның каралама вариантын бер ел элек үк, сынчы Рәсим Шәрифуллинның шәхси йортындагы остаханәсендә күрү бәхетенә ирешкән идек инде. Көннәрнең гаҗәеп челлә чагы, шул эсселек Рәсим әфәндене хәсрәт утларына салган иде:

- Мондый челлә тагын дәвам итсә, балчыктан ясалган сыннарның җеби һәм утыра башлавы да мөмкин. Акча бирүче юк, сыннарның масштаблары бозыла-нитә калса, мин нишләрмен?..

Бер ел үткәч сокланып туярлык түгел, күз тимәсен! Бронзадан коелган һәйкәл гаҗәеп, шаккатарлык! Язучы-әдип халкына соңгы егерме-утыз елда бу кадәр кадер һәм хөрмәтнең гомумән булганы юк!..

Баулы урамнары безне иртәдән үк кабынган дулкынлану, шатлык, тантана хисләре белән каршы алды. Дан скверы мөгаллимнәр, мәдәният хезмәт- кәрләре, әдәбиятка гашыйк милләттәшләр белән кайнап тора. Күпләр Фәнис абыйның терәге Нурсөя ханымга рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерергә атлыга. Мәскәүдән, Казаннан, күрше Башкортстаннан кунаклар килеп җиткән. Россия Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбәкеров, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Р.Мөхәммәдиев, Баулының элекке башлыгы, Фәнис абыйга һәйкәл куйдыру өчен җан атып йөрүче А.Хәбибуллин, районның бүгенге җитәкчеләре - һәммәсе дә монда.

Ап-ак ефәк япмага төрелгән һәйкәл янындагы митингны районның бүгенге хакимият башлыгы Рамил Гатиятуллин ачып җибәрде. Һәйкәл өчен өч миллион сум акча бүлеп биргән "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә дә, якташларының данын мәңгеләштерү өчен акчалата ярдәм кулын сузган Баулыдагы һәр гаиләгә дә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да баулыларга чиксез рәхмәт сүзләрен кабатлады.

- Фәнис Яруллин - татар милләтенең рухи ныклык һәм мәрхәмәтсез язмыш алдында мәңге сына, тез чүгә белмәү, бөеклеккә омтылу эталоны булса, Нурсөя ханым һәйкәлдә татар хатыннарының ярата һәм тугры була белү, фидакарьлек символы итеп сурәтләнгән. Татар хатыннарын кулларына урак йә көлтә тоттырып бик күп ясадылар, ә менә болай, түшәктәге егетне бөек шагыйрь иткән хатын-кызга, мондый ике ярга багышланган һәйкәл бүтән бер илдә дә юк!

Тантанада чыгыш ясаучы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, "Мәдәни җомга" газетасының баш редакторы Вахит Имамов, республиканың "БлагоДарение" хәйрия фонды рәисе Фәрит Салихов һәм Нурсөя ханым баулыларга, һәйкәлне ясаучы Рәсим Шәрифуллинга кабат-кабат рәхмәт укыдылар.

Һәйкәлнең япмасын Нурсөя ханым белән бергә Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аннары Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең сәфәре район авыллары буйлап дәвам итсә дә, гүзәл һәйкәл янына җыелган халык озак вакыт буе таралмады.

P.S. Телевидение буенча яңалыкларны тезеп күрсәттеләр, бер арада Баулыда булган хәлләр дә ялтырап кына узды. Иң әүвәле - Кырым-Сарай авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган икән, вәт куаныч! Алар һәр ел саен, һәр районда җиде-сигез булып сафка баса, совет заманында андый яңалыкны телгә алып та вакланмыйлар иде. Фәнис Яруллин шикелле батырлар һәм бөекләр - милләткә бер була! Фәнис абый белән Нурсөя апа хөрмәтенә күтәрелгән һәйкәл дә - дөньяга бер! Затлы ашлык белән солычаны аера белү кирәк.

.Ф.Х.Мөхәммәтшин һәйкәлнең авторы, сынчы Рәсим Шәрифуллин белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев