Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Баланың мәктәптә укып кына түгел, ашап кайтуы да мөһим

Укучылар көннең күп вакытын мәктәптә уздыра. Шуңа да яшь организмның туклану сәгатьләре дә шул аралыкка туры килә. Тик балаларны ашату мәсьәләсе генә һаман катлаулана бара.

Тәлинкәләр бушап калсын өчен, нинди ризыклар ашатырга? Өйдә дә сайланып кына тукланган баланы ничек ашарга өйрәтергә?

Тамаклары тук була
Яңа уку елыннан илнең 7 миллионнан башлангыч сыйныф укучылары файдалы, иң мөһиме – бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә башлады. Моның өчен федераль бюджеттан акча бүленде. Хәзер инде булган финансны балаларның тамагы туярлык итеп пешерергә тотарга туры киләчәк.
Укучылар инде мәктәптә ике атналап укый. Балалар тулысынча кайнар ризык белән тәэмин ителә. Ашау мәсьәләсе әледән-әле тикшереп торыла. Яңа менюдагы бигрәк тә тәмле итеп пешерелгән ит ризыклары балаларга ошый башлаган. Башка еллардан аермалы буларак мәктәпләрдә беренче аш азрак бирелә хәзер.

Күбесенчә туклыклы икенче аш әзерләнә икән. Балаларның аларны күбрәк яратып ашавын беләбез.
Казан туклану департаментыннан хәбәр итүләренчә, иртәнге аш 51 сум 85 тиен тора. Икенче тапкыр өстәмә ашау 69 сумга төшә.
– Безгә министрлык меню үрнәкләре җибәрде. Шуңа карап мәктәпләрнең туклану ризыкларын расладык. Азнакайдагы мәктәпләргә туклану комбинатыннан азык-төлек кайтартыла. Ашауны мәктәпләр үзләре әзерли. Авыл мәктәпләре дә үзләре пешерә. Башлангыч сыйныф укучылары бер тапкыр бушлай ашатыла. Бик риза булып яратып ашыйлар. Бездә ата-аналар килеп, ашап карый, тикшерәләр. Һәрбер килгән ата-анага ишек ачык. Әти-әниләр комитетыннан кизү тору да оештырдык. Бу килеп тикшереп йөрү өчен кирәк. Элек күбрәк боткалар, камыр ризыклары пешерә идек. Бу менюда андый әйберләр юк, монда җиләк-җимеш, яшелчәләр, ит ризыклары көн саен, – дип сөйли Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.

Азнакай районында башлангыч сыйныфларда 3132 бала бушлай туклана. Озайтылган көн группасына калучылар икенче тапкыр түләп ашый. Олырак сыйныфларда да социаль яклау идарәсе исемлеге буенча бушлай тукланалар. Зөлфия Зарипова әйтүенчә, ул быел да булачак.
– Бу атнадан 5-11 сыйныфларда укучы аз керемле, авыр хәлгә калган гаиләләргә бушлай туклану кертелә. Моңа күп балалы гаиләләр дә керә. Әмма алар да аз керемле булырга тиеш. Безнең районда 800гә якын гаилә ел да бушлай туклана иде. Быел да шул исемлекне барлыйбыз. 15 сентябрьгә кадәр исемлек төзелә. Быел башлангычта бушлай ашату күп гаиләләргә ярдәм бит ул. Аннан авыр хәлдәге гаиләләр бар. Шуңа да барлык балаларның тамаклары тук булачак. Элегрәк бу эш сыйныф җитәкчеләренең эшчәнлегенә бәйле иде, кайбер укытучылар укучының тормыш хәлен белеп бетермәсә, ул бала ач калырга да мөмкин иде. Хәзер барысы да ашый, – диде ул.

Ашны өйдә ашатабыз
Россия укучылар хәрәкәте мең ярым укучыдан мәктәп ризыклары хакында сораштыру үткәргән. Шулай итеп, мәктәп укучыларының иң яраткан һәм яратмаган ризыклары ачыкланган. Тәмсез ризыклар рәтенә алар пешеп бетмәгән, тозы җитмәгән яки тозсыз, салкын һәм начар әзерләнгән ризыкны керткән. Балалар яратмаган ризыклар менюда калырга тиеш түгел, диләр. Беренчелекне балык котлеты алган. Шулай ук кыздырылган бавыр, борчак боткасы, котлет, сосиска, артык пешеп изрәгән макарон, пешкән кәбестә шул исемлеккә эләккән.

Балык һәм бавыр ризыкларын файдалы икәнлеген барыбыз да белә. Хикмәт шунда, аларны тәмле итеп пешерергә өйрәнергә туры киләчәк. Укучылар бер үк вакытта солы, кукуруз боткалары, борщ, солянка кебек төрле ашларга да өстенлек биргән. Тик болар барысы да тәмле һәм сыйфатлы итеп әзерләнергә тиеш, ди балалар. Ашлар – итле, бәрәңге боламыгы – төерсез булсын, боткалар пешеп бетсен. Боларга өстәмә тәмле итеп әзерләнгән ит ризыклары куелсын. Салатлар булсын. Укучылар яратмаган, әмма файдалырак ризыкны да ашарга риза, тик барысы да яхшы итеп әзерләнсен.

– Балалар ашап бетерәме-юкмы, ул һәрвакыт күренә. Ашханәгә һәрвакыт сыйныф җитәкчесе үзе төшә, карап тора. Әти-әниләр комитеты эшли. Какао эчемлеген чәйгә алыштырырга дип язган теләкләрне исәпкә алмаганда, барысы да канәгать. Сораштырулар оештырабыз. Туклану сыйфатлы хәзер. Безнең элек көн саен бирелә торган ит ризыклары юк иде, хәзер исә көн саен. Камыр ризыклары азрак, күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бирәләр. Элек бу бәягә әти-әниләр түләп ашарга риза булмады. Аннан бөтен кеше дә ул бәяне күтәрә дә алмый иде, – дип өстәде Азнакайдан Зөлфия Зарипова.

Актаныш районыннан балаларның туклануы өчен җаваплы Эльвира Бикмәтова әйтүенчә, аларда да бушлай ризык бирү оештырылган.
– Бөтен балаларны бушлай ашата башладык. Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор раслаган өч төрле менюның әлегә сезонлысын сайладык. Бу – витаминлы меню. Сентябрь-октябрьдә шулай ашатабыз. Меню бик яхшы, балалар ярата торган ризыклар кулланылган. Күбрәк котлетлар, икенче аш. Безгә бик ошады. Аш юк диярлек, чөнки балалар аш ашамый. Моңарчы да бу эш белән шөгыльләндем, балаларның туклануын тикшереп, район буенча эш алып бардык. Шунда һәрбер баланың ничек ашаганына кадәр өйрәндем, – дип сөйли ул.

Эльвира ханым әйтүенчә, балаларның ашау-ашамаулары ризыкның сыйфатына, тәмле итеп әзерләнүенә бәйле.
– Быел балам 1 сыйныфка барды. Үземнекеннән дә чыгып әйтәм, аларга гел котлет, икенче аш кирәк. Тәмле кирәк. Алар аш яратмый, анысын өйдә мәҗбүри ашатабыз. Аш киемнәренә дә түгелә. Менюны бик дөрес төзегәннәр, аны күргәч бик сөендем, – диде ул.

Ул сезонлы менюдан соң башка менюга күчәчәкләрен белдерде. Туклану менюлары бер-берсеннән әллә ни аерылмый диярлек. Кайбер ризыкларның урыннары алышынган. Кышка таба помидор-кыяр, салатлар өстәлгән.
– Ризык өстәлгә салкын килә дип зарланмыйлар, бездә ул проблема элек тә булмады. Ризык кап-кайнар килеш куела. 800 балалы мәктәпләрдә дә 2-3 смена пешерелә. Ул шунда ук табынга куела. Эчендә кайнаган кеше буларак әйтәм, әлеге туклану әйбәтләп кереп кенә бетсә, бик яхшы булыр иде, – ди Эльвира ханым.

Республикада бердәм меню төзелүнең файдалы яклары күп булыр кебек. Мәсәлән, балалар тукланып кына калмыйча, файдалы ризыкларны да ашарга өйрәнер. Барыбызга да билгеле, дөрес тукланмаучы балалар да бар. Аннан балаларның “тәмле тамак” булуын да онытмыйк. Артык авырлык, ашказаны чирләре дә шуннан килә.

Белгечләр ата-аналар балаларның ашавы белән кызыксынып, өйдә икенчерәк ризыклар да әзерләргә куша. Диетологлар, баланың көн дәвамында ашаган ризыгы өйдәгесе белән кабатланырга тиеш түгел, ди. Димәк, үзебезгә дә туклыклырак ризык әзерләргә кирәк булачак.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X