Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Әзһәр Шакиров: Хәзерге вакытта Тинчурин белән Сәйдәшев дәрәҗәсендә язылган әсәр юк

«Әгәр дә исән булып, яшәгән булсалар академия театры бөтенләй икенче югарылыкка күтәрелгән булыр иде», - диде артист.

Татарстанның халык артисты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр Шакиров бүгенге көндә драматург Кәрим Тинчурин һәм композитор Салих Сәйдәшев язган әсәрләр дәрәҗәсенә тиң булырлык иҗат ителгән әсәр юк дип саный.

«Кәрим Тинчурин музыкаль драманың нәрсә икәнлеген аңлаткан кеше. Музыкаль әсәрне ачып, тамашачыны карарга мәҗбүр иткән кешеләрнең берсе. Бу яңа алымны куллану, яңача тамашачыны театрга җәлеп итү дигән сүз. Шунда басып торганда Кәрим аганың язмышы фаҗигале икәнлеген аңлыйсың. Әгәр дә исән булып, яшәгән булсалар академия театры бөтенләй икенче югарылыкка күтәрелгән булыр иде», - диде ул Архангель зиратында искә алу чарасында.

Артист әйтүенчә, Кәрим Тинчуринны искә төшерү белән күз алдына Фәтхи БурнашМөхтәр Мутин да килеп баса.

«Татарда Мөхтәр Мутин кебек трагик артист булганмы икән? Мин язулары, сөйләүләре буенча беләм. Язучы, драматург Фәтхи Бурнаш нигәдер күләгәдә калды. Минем күңелдә шушы кешеләргә тиешле бәя бирелмәде. Хәзер күрәм: бирелмәячәктер дә. Ләкин алар да Кәрим ага эшләгән эшләрне башкарганнар. Аларның да үзләренең урыннарын табарга хакы бар», - диде ул.

Әзһәр Шакиров фикеренчә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театры җитәкчелеге Тинчуринның кем икәнлеген аңлап, аның хезмәтләрен бәяләп, фаҗигале язмышының тирәнлеген аңлап, исемен күтәрде. Кәрим Тинчурин исемендәге парк барлыкка килде, шунда бюсты куелды.

«Бездән соң киләсе буыннар бар. Алар аның фаҗигасен безгә караганда тирәнтен итеп сөйләр, аңлатыр. Ләкин безнең күңелдә ул яра шул килеш ята», - диде ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев