Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Айдар Фәйзрахманов: Татар халкы үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга

Татар телен саклауда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш, ди Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Татар халкы үзенең нигезеннән, үткәненнән аерылса, ул халык буларак юкка чыга, дип саный Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

«Безнең ана телебез, татар теле авыр хәлдә булганда, безнең һәрберебезнең җиң сызганып эшләве кирәк. Әгәр дә кеше үзенең үткәне, балачагы турында уйламый икән, ул алга таба бара алмый. Шуңа күрә татар халкы да үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга», — диде ул «Тәртип» радиосының яңа визуаль һәм музыкаль бизәлешен тәкъдим итү чарасында.

 

 

«Алга таба да „Тәртип“ радиосы тәртипле булып калырга тиеш. Үзгәреш җилләре радионы бөтенләй җимереп ташламасын. Чөнки безнең асылыбыз татар булып калуыбызда», — дигән теләкләрен җиткерде Айдар Фәйзрахманов. 

 

Гадел Әхмәтҗанов

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев