Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Авыл ипотекасына биш каттан да биек булмаган күпфатирлы йортта гына торак алып була

Авыл ипотекасына сатып алынган яки төзелгән торакта ярты ел дәвамында теркәлергә кирәк.

2021 елдан авыл ипотекасына күпфатирлы йортта торак алу кагыйдәсе үзгәрә. Күпфатирлы йортның биеклеге биш каттан да биегрәк булмаска тиеш.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган матбугат очрашуында «Россельхозбанк»ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Ләлә Кудерметова авыл ипотекасына карата яңа таләпләрне искәртте. Аның сүзләренчә, бу елдан авыл ипотекасына биш каттан да биегрәк булмаган күпфатирлы йортларда гына фатир алып булачак.

Моннан тыш, милек хокукын рәсмиләштергәннән соң алты ай дәвамында заемщик ипотекага алынган яки төзелгән торакта теркәлергә тиеш.

Кудерметова сүзләренчә, үзгәрешләрнең уңай яклары да бар. Хәзер йорт салу өчен җирнең милектә булуы таләп ителми, ул арендада булырга мөмкин. «Аренданың срогы бер елдан алып кредитны кайтару вакытына кадәр була ала», — диде ул. 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев