Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Алексей Песошин Апас районы хакимиятен авыл кешеләренең керемен арттырырга өндәде

Апас районының кайбер предприятиеләре хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түлиләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы советы утырышында катнашты. Үз чыгышында ул авыл хезмәтчәннәренең реаль керемнәрен арттыру кирәклегенә игътибар итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

2019 елда Апаста уртача хезмәт хакы 26 мең сум булган. 80 предприятие минималь хезмәт хакыннан кимрәк түли, ә балалы 131 гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән. ТР Премьер-министры район җитәкчелеген предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә гражданнарның реаль керемен арттыру буенча эшне дәвам итәргә, яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиянең нәтиҗәлелеген арттырырга өндәде.

 

Алексей Песошин сүзләренчә, авыл халкының керемен лаеклы дәрәҗәдә үстерү өчен икътисад үсеше кирәк. «Районның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә инвестпроектларның күбесе авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бәйле. Димәк, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм диверсификацияләү, авылда кече хуҗалыкларны активлаштыру мәсьәләләре өстенлекле булып кала», — диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Апас районы кече һәм урта бизнес өлеше буенча тулаем территориаль продуктта 27нче урында тора. Татарстан Премьер-министры район администрациясенә эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү эшен көчәйтергә кирәк, диде. Республикада кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәменең 12 төре гамәлдә, ләкин 2019 елда алардан биредә яшәүчеләрнең өчесе генә файдаланган.

 

 

Алексей Песошин республикада үзмәшгуль кешеләр өчен махсус салым режимы эшләвен искәртте. Апас районында 400дән артык кеше үз эшен булдырган.

Ул җитәкчелекнең игътибарын республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым бурычын киметү буенча тиешле эшне оештыруга да юнәлтте. 2020 елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме арткан һәм 45,5 млн сумга җиткән.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев