Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Акчаны саклауның иң отышлы варианты - фатир алу?

Казан халкы күпләп фатир сатып ала башлаган. Иң кыйммәт торак Вахитов һәм Яңа Савин районнарында, ди. Белгечләр әйтүенчә, быелның өченче кварталында, икенче квартал белән чагыштырганда, икенчел торакка сорау 81 процентка арткан. Уртача алганда мондый торакның бер квадрат метры 79 500 сум тора.

Соңгы вагонга сикерергә кирәкми
Икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох фатир сатып алу белән кызыксынучыларның саны артуны берничә фактор белән бәйләп аңлата. Аның беренчесе – быел ипотека кредиты буенча ставкаларның төшүе. 
– Кредит ставкалары югары булганлыктан фатир ала алмый йөрүчеләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты. Икенчел генә түгел, беренчел торакка да ихтыяҗ зур. Икенчедән, пандемия вакытында күп кенә кешеләрнең фатир алу мөмкинлеге юк иде. Ул вакытта күп кенә оешмалар эшләмәде. Үзбикләнүләрдән соң эшлекле тормыш үз хәленә кайтты һәм халык фатирлар сайлый башлады. Өченче кварталда торак алучыларның саны алдагы айлардагы тынлык хисабына да артты. Тагын бер фактор – кризис шартларында акчаны саклап калырга тырышу. Инвестиция максатында кайбер кешеләр күчемсез милек алып калырга уйлый. Бу депозитларга салым кертелү белән дә бәйле. Димәк, банкта аларны тоту отышлы түгел, шуңа өстәп депозит ставкалары да кимеде. Инвестиция өчен башка инструмент табылмагач, зур акчасы булганнар аларны күчемсез милеккә әйләндерә. Бу адымның үзен аклыймы-юкмы икәнлеге турында ниндидер фикер әйтү ансат түгел. Әмма моны “кара көнгә” дип ниятләү дөрес үк булмастыр. Ул көн җиткәч, фатирыгызны тиз генә акчага әйләндерә алуыгыз икеле. Тиз генә сатсагыз да, түбән бәядән китүе бар. Ашыгыч чыгымнар була калса дигән уй белән акчаны саклап калырга уйласагыз, аны күчемсез милеккә әйләндерү дөрес адым түгел. Бигрәк тә сүз “бетон тартма” турында барганда. Ә менә озак вакытка исәпләсәгез, ягъни мәсәлән, алдагы кимендә бер ун елны истә тотып, картлыгым тыныч булсынга дигән максат белән алсагыз, үзен акларга да мөмкин. Акча эшләү уе белән алган очракта, әйтик, арендага бирү максаты булса, билгеле бер мәгънә бар, – ди белгеч. 

Бүген финанс базарындагы вазгыятьнең киеренке булуы турында да кисәтте ул. Халыкның саклыкта булган акчасы язмышы өчен борчылуы гаҗәп түгел. 
– Кызганыч, глобаль икътисади-сәяси билгесезлек чорында капиталны саклап калу буенча беркем дә гарантия бирә алмый. Акчаны кая булса да тоту файдалы да, файдасыз да булырга мөмкин. Шуңа да бу ситуациядә консерватив стратегияне сайларга киңәш итәм. Гарантияле кереме булган инструментлар сайлагыз. Әйтик, шул ук банкта саклау, дәүләтнеке яки эре компанияләр облигацияләре. Һәрхәлдә бу инструментлар капиталны сакларга ярдәм итә һәм теләсә кайсы вакытта инвестицияләрне тере акчага әйләндереп була. Кризис вакытында акчаны саклап калам дип узып бара торган поездның соңгы вагонына сикереп менәргә, стандарт булмаган финанс операцияләре башкарырга кирәкми. Кризис чорында андый гамәлләр югалтуларга гына китерә. Финанс базарында профессионал булмаган кеше паникага бирелеп, имеш-мимешләргә ышанып, уйлап бетермичә нәрсәдер сатып алса яки сатса, ул югалта гына. Шуңа да тынычлыкны саклап, аек акыл белән уйларга, бу өлкәдә белгеч булганнар белән сөйләшергә кирәк, - дип киңәш бирә Игорь Кох.

Бәяләр дә арта
Фатирларга сорау артуын “МЕГАЛИТ” күчемсез милек агентлыгының әйдәп баручы эксперт-риэлторы Альфрет Заһидуллин да раслый. 
– Халыкның яхшырак яшәргә теләве һәм инвестицияләр күчемсез милек базарын һәрвакыт үсештә тота. Үзбикләнү бетерелгәч, күпфункцияле үзәкләр гадәттәгечә эшкә кереште. Коронавирус белән бәйле вазгыять тә тотрыклылана төште. Фатир сату яки алуда җанланыш башланды. Икенче сәбәбе дефолт була дигән имеш-мимешләрнең таралуы белән бәйле. Кулда акча калмасын дип, күбесе банктагы кертемнәрен алды һәм аларны инвестицияләде, фатир сайларга кереште. Бәяләр дә артты, күп кенә торак комплексларда аның бәясе хәтта 1 млн сумга кадәр артты. «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 214нче федераль канун да фатир алу мөмкинлеген арттырды. Хәтерләсәгез, өлешләп төзүдә катнашкан гражданнарны алдалау очраклары күп булды. Канунга кертелгән үзгәрешләр хәзер аларның мәнфәгатен яклый. Фатир алырга теләүче акчасын банктагы эскроу-хисапка күчерә һәм ул акчаны төзүче компания йортны сафка бастырып кулланылышка тапшыргач кына ала. Шул рәвешле кешенең акчасы югалу куркынычы калмый. Йорт төзергә акчаны компания банктан ала. Аларның чыгымнары арту һәм фатирларга ихтыяҗ булу фонында бәяләр дә күтәрелә, – ди белгеч.

Фатир алучыларның артуы дәүләт ярдәме турындагы канун белән дә бәйле. Төгәлрәге, күпләрне ташламалы ипотека кызыксындыра. Кризиска каршы чара буларак старт алган программа буенча яңа йортлардан торакны ипотека буенча ставкасын 6,5 процентка кадәр алырга була. Программада катнашкан кайбер банклар, кредит бирү срокларына карап, процентны тагын да түбәнрәктән тәкъдим итәләр. 
– Йорт салучыдан алганда процент ставкасы җиде елга 3,9 процент, унбиш елга 4,4 процентка бирүче банклар да бар. Беренче елга 0,1 процент, калган елларга 6,5 процент белән бирә торган программалар да бар. Фатир бәясен бер елда түләп бетерүчеләр өчен отышлы бу. Тагын бер программа буенча баштагы ике елга - 2,3 процент, аннан калган елларга - 6,1 процент белән алырга була. Халыкны икенчел торакка да түбән ставкалар кызыксындыра. Яңа йортлардагы фатирларның бәясе арткач, алар артыннан икенчел торак та артып бара, әмма андый ук темп белән түгел. Гомумән алганда, торакка бәяләр арту буенча Татарстан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урында бара, – ди Альфрет. 

Фатир алучыларның саны ташламалы авыл ипотекасы программасы нигезендә дә арта, анда процент ставкасы – 2,7. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәттән күбесенчә Биектау районында файдаланалар: анда йөзгә якын шундый кредит бирелгән. Арчада – 63, Кама Тамагы һәм Тәтештә – 50шәр, Лаешта 45 килешү рәсмиләштерелгән. 

Белгечтән торакка бәяләр турында да сораштык. Уртача алганда, яңа йортларда квадрат метры 100 мең сумнан да арта. Икенчел торакка – 80-90 мең сум. Әмма аларның кайда урнашуларына карап, бәяләре төрлечә. Бер үк урамда урнашкан йортлардагы фатирлар арасында аерма бик зур булырга мөмкин. Иң кыйммәт торак Вахитов һәм Яңа Савин районнарында. Вахитов районында кайбер комплексларда квадрат метры 160-300 мең сумга җитә. 

Альфретның әйтүенчә, фатирны төрле максаттан сатып алалар. Кемдер бер бүлмәле фатирны котлован хәлендә килеш 3,7 млн сумга ала да, йорт сафка баскач, 4,4 млн сумга сата. Шулай 400-700 мең сум акча эшләп ала, ике бүлмәле фатир өчен күбрәк тә. Кемдер балалары яки оныклары өчен алып куя. Өченчеләре торак шартларын яхшыртасы килеп, дүртенчеләре арендага биреп акча эшләү максатыннан фатир ала. Хәзер акчаны саклауның иң отышлы варианты күчемсез милек алып кую, ди әңгәмәдәшем.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев