Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

5 мең сум кемнәргә бирелә?

Россия Президенты Владимир Путинның балалалы гаиләләргә тәкъдим иткән өстәмә ярдәм турындагы хәбәрен күпләр шатланып кабул итте. Пособиеләрне алу тәртипләре турыда редакциябезгә сораулар да еш килә.

Аларга Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирде. – Путин вәгъдә иткән 5 мең күләмендә акчалата түләү кемнәргә каралган? – Ана капиталы хокукыны ия булган 3 яшькәчә баласы булганнарга өч ай дәвамында 5 мең сум пособие каралган. Акча алу өчен гражданнарның Россия Федерациясе территориясендә яшәве шарт. Чит илдә яшәгән Россия гражданнарына ул түләнми, бу акчага гаризаны ана капиталы сертификаты хуҗасы гына бирә ала. – Балага 3 яшь апрельдә тулса, гаиләгә акча түләнәме? – Сүз 2020 елның апреленнән июньгә кадәр өч яше тулмаган балалар турында бара. Апрельдә балага өч яшь тула икән, аңа шул ай өчен акча түләнә. Майда өч яшь тулган очракта, түләү ике ай өчен каралган. – Июнь ахырында туган балага июнь ае өчен түләү каралганмы? – Әйе, канун буенча айлык түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр бирелә. Быелның 30 июнендә туган бала өчен дә автомат рәвештә 5 мең сум акча алу хокукы бар. Ә инде бала 1 июльдә туган икән, гаилә ана капиталы хокукына ия була, әмма 5 мең сум акчалата түләү ала алмый. – Ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган гаиләләр бу акчага өмет итә аламы?  – Ана капиталыннан тулысынча файдаланган, мәсәлән, капитал акчасын ипотека түләүгә тоткан гаиләләр дә бу пособиегә дәгъва кыла ала. – 5 мең сум акча һәр балага биреләме? – Әйе, өч яше тулмаган һәр балага 5 мең сум акча түләнә. Гаиләдә өч яшькә кадәрле ике бала булган очракта өч айга 30 мең сум ярдәм күрсәтелә дигән сүз. Бу акча ана капиталын киметми, өстәмә ярдәм буларак, федераль бюджеттан бирелә.
– Өстәмә түләү акчасын сертификат рәсмиләштергәнче үк алып буламы? – Була. Әти-әнинең кулында ана капиталы сертификаты булу-булмау әһәмиятле түгел, иң мөһиме - сертификат алуга хокук булсын. Бу очракта Пенсия фонды органнары сертификат рәсмиләштерүне өстәмә түләү турында карар чыгару белән бергә башкарачак. – Өстәмә түләү гаилә кереме күләменә карыймы? – Әлеге төр түләү гаилә кеременә, эш урынына, хезмәт хакына, пенсия һәм башка социаль ярдәм алуга карамый. - Акчаны алыр өчен Пенсия фондына барырга кирәкме? Пандемия шартларында бу ничек башкарыла?  – Акча алу өчен быелның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язу да җитә. Өстәмә бернинди документлар таләп ителми. Кирәк булган очракта, тиешле мәгълүматны Пенсия фонды үзе соратып алачак. Гаризаларны Пенсия фондының Клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә тапшырып була. Әмма моның өчен алдан язылып куярга кирәк. Хәзерге чорда Пенсия фонды хезмәтләреннән дистанцион рәвештә куллану отышлырак. Гаризада ана капиталына хокуклы кешенең банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. – Гаиләләргә бу акча түләнмәү очраклары була аламы? – Балага карата ата-ана хокуклары чикләнгән яисә бу хокуктан мәхрүм ителгән, айлык түләүгә хокук биргән бала вафат булган очракта, шулай ук дөрес булмаган мәгълуматлар күрсәтелгәндә акча түләнми. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, пенсия өлкәсендәге яңалыклар белән социаль челтәр аша - безнең ВКонтакте, Фейсбук һәм Инстаграмдагы биттән танышып бара аласыз. Пенсия бүлегенең контакт-үзәгенә 8(843) 279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз.
 

 

Эльвира Мозаффарова
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев