Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

1 сентябрьгә нинди чәчәк сайларга?

Белем бәйрәменә дә күп калмады. Бөтен кирәк-яраклар алынды, чәчәк кенә аласы кала.

Укытучыга нинди чәчәк бүләк итәргә? Аларның барысы да матур инде әлбәттә. Әмма беренче сыйныфка баручыларга чәчәк бәйләменең матурлыгы гына җитми. Ул күтәреп торырга авыр да, янәшәсендә басып торучыларга комачауламас өчен зур да булырга тиеш түгел. Фотога төшкәндә дә, баланың йөзе аның артында күренми калырга мөмкин. Чәчәк бәйләменең диаметры 25 см булса әйбәт. Төрле нәзек, кулны тырный торган декор элементлары булмасын. Чәчәкне крафт кәгазьгә төрсәгез, ул иң куркынычсызы һәм җайлысы, матур да. Зур гладиолуслар, Голландия розалары алырга киңәш итмибез. Ир балага хризантема, пионга охшаган розалар, альстромерия, ә кызларга куаксыман розалар, гербер, дәлияләр бүләк итә ала.  

Башка сыйныф укучыларына роза, кашкарый, көнбагыш, гладиолус, хризантема, гербер, дәлияләр отышлы. Орхидея, эустомалар да алырга була.
Чәчәкне укытучының яшенә карап та сайларга мөмкин. Зур стажлы мөгаллимгә көнбагыш, гербер, розалар (әмма кызылы ук түгел) туры килә. Альстромерия, куак сыман розалар яшь укытучыга килешә. Ир-ат укытучыга вертикаль формадагы композиция сайлагыз. Канәфер, калла, хризантема сайлагыз. Өч-биш чәчәк җитә, артык зур бәйләм ясамагыз.      

Розалардан гына торган бәйләм 1 сентябрьгә килешеп бетми, аны, гадәттә, ярату билгесе буларак, романтик мөнәсәбәтләр уңаеннан бирәләр. Берничә чәчәктән торган кәрҗиндәге композиция исә отышлы була.

Креатив композицияләр, бигрәк тә глобус формасындагылары актуаль. Чәчәкләр янына кәнфитләр куелса, матур да, тәмле дә булачак. Ә менә җиләк-җимешләрдән, җиләктән торганы мәктәп укучысына бик үк уңайлы булмаячак. Аннары аларны тиз генә ашамасаң, матурлыгы да бетә, ә укытучының бу көнне алар белән сыйланырга вакыты булмый.

Тагын бер киңәш – лилия чәчәген сайларга кирәкми. Аның исе дә яман, аннары аңардан аллергия дә булырга мөмкин.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев