Мәдәни җомга

1 сентябрьгә чәчәк бүләк итү традициясе югалып бара

Белем көненә чәчәкләргә бәяне үзгәрешсез калдырырга тәкъдим итәләр. Ленинград өлкәсенең Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Владимир Петров ел да август ахырыннан сентябрь уртасына кадәр чәчәкләрнең иң популяр “мәктәп сортларына” бәяләрне арттырмау тәҗрибәсен кертергә кирәк дип саный.

Әлеге мөрәҗәгатьне ул илнең сәнәгать һәәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменә юллаган. Петров сүзләренчә, баланы мәктәпкә әзерләүгә акча күп кирәк. Бигрәк тә бер гаиләдән берничә бала укыса. Еш кына намуссыз сатучылар һәм чәчәк белән тәэмин итүчеләр, чәчәкләргә ихтыяҗ булуны истә тотып, 1 сентябрь алдыннан бәяне берничә тапкырга арттырып куя.

Флорист, чәчәкләр сата торган интернет-кибет хуҗасы Георгий Сухаржевский исә сентябрь аенда чәчәкләргә бәяләр артуны яңа уку елы башлану белән бәйле түгел дип аңлата. Аныңча, Россия халкы берничә ел инде чәчәк дип “шашмый”.
– Соңгы берничә елда укытучыларга чәчәк бүләк итмәү тенденциясе барлыкка килде. Беренче сыйныфка баручы балалар гына чәчәк бәйләме ала. Калганнар сыйныф исеменнән берне генә бүләк итә. Бәяләре дә кибеттән тормый, ул күпләп сата торган чәчәк базалары бәясенә һәм евро курсына бәйле, – ди флорист.

Алар бәяне арттырса, кибетләр дә чәчәккә хакны күтәрергә мәҗбүр була икән, дип яза радио Sputnik, аның сүзләренә сылтама белән.
Казанда чәчәк бизнесы белән шөгыльләнгән Резидә Камалова да безгә, бәйрәмнәр алдыннан бәя чәчәк базаларыннан ук артып килә, дип сөйләде.
– 8 март, Гашыйклар көне, 1 сентябрь алдыннан бәяләрне шактый арттырып куялар. Без дә кыйммәтрәк бәягә сатарга мәҗбүрбез, – ди ул.

Чәчәк сатучылар 1 сентябрьдә яхшы гына акча эшләп калуларын яшерми.
– Элек эшли идек, соңгы биш елда чәчәк алу традициясе югала бара. Ун еллап шушы бизнесны алып барам, сентябрьдә чәчәк бәйләмнәрен алучылар 40 процентка кимеде. Бер сыйныфка бер бәйләм әзерлиләр дә, калган акчаны хәйриячелеккә тоталар яки баллы букетлар алалар, – диде исемен әйтергә теләмәгән сатучы.

8 нче гимназия – Мәгариф үзәге укытучысы Гүзәл Геловани ике бала анасы. Улы 8 нче сыйныфка, кызы 1 сыйныфка бара.  
– Укытучы буларак, чәчәк бүләк итүне хөрмәт билгесе дип кабул итәм. Сыйныфка бер генә бәйләм булса да кирәк инде. Кызыма да, улыма да чәчәк бәйләмен һичшиксез алачакбыз, – ди ул.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: