Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якутиядә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин-Боссоойкога истәлек тактасы ачтылар

23 июньдә Саха (Якутия) Республикасының Мегино-Кангаласский районының Мэлдьэхси авылы янында саха халкының милли каһарманы, 1920-1930 еллардагы саха халкының азатлык өчен көрәш әйдаманнарының берсе, саха халкы тарихында таш күтәрү һәм хапсагай көрәшендә тиңдәшсез батыр Боссоойкога истәлек тактасын ачу булды.

Боссоойко (1883–1930) – Гыйззәтулла Рәхмәтуллин,  татар кешесе. Хатыны Латыйфа белән өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Аның әтисе Гафиятулла бу якларга сөргенгә сөрелгән була. Аны сахалар бик хөрмәт итә, "Тулла татар" дип атыйлар. Улы Гыйззәтулланы исә, ике метр озынлыктагы буе һәм көчле булганы өчен, зур (большой) – "Боссоойка" дип атаганнар.

 

 

Язучы, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әлеге шәхес турында 2015 елда"Боссоойко" исемле хикәя язды. Аны саха язучылары үз телләренә тәрҗемә итеп, "Чолбон" журналында һәм "Саха сирэ" газетасында якут телендә, республикада нәшер ителә торган "Полярная звезда" журналында рус телендә бастырып чыгарды.

Әлеге чарада күренекле саха язучылары, журналистлары, җитәкчеләр, Боссоойконың якташлары һәм Татарстан кунаклары – "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Илдар Хөснетдинов катнашты. Алга таба Боссоойкога һәйкәл кую һәм аның музеен төзү турында эшлекле сөйләшү булды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X