Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа мәчет

Узган атнада Казанның Зур Клыки бистәсендә тантаналы рәвештә “Саләх” мәчете ачылды.

Мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов. “2003-2004 елларда без мәрхүм бертуган абый белән мәчет төзергә дип нәзер әйткән идек. Шушы урынны сайладык, проектын төзеттек. Цоколь катын төзеп бетерүгә эш тукталды. Шуннан ярдәм кулы сузучылар табылды. Шушы тирәдә яшәүчеләр арасыннан да үз теләкләре белән мәчетне төзеп бетерергә алынучылар булды. Бу саваплы эштә катнашучыларга зур рәхмәт”, – дип сөйләде ул.

Татарстан Президенты Киңәшчесе Камил Исхаков мәхәллә халкына президент исеменнән сәламнәр җиткерде. “Мәчеткә бик күп көч һәм тырышлык салынган, акча да күп кергән, монда халык чын күңелдән эшләгән”, – диде ул. Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп Тимергали Юлдашев билгеләнде.

Мәчет олы юл буенда Мамадыш трактында урнашкан. Кереп намаз уку өчен юлчыларга уңайлы булачак. Мәчет артында тагын бер бина – ашханә төзү өчен дә урын бар. “Ифтарлар өчен уңайлы булачак. Мәчетне төзегәнне ашханәгә генә тырышырбыз, җәмәгатебез бердәм һәм көчле”, – диеште тантанага килгән апа-абыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев