Владимир Путин өйдән эшләү турындагы законны имзалады

Эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала.
Россия Президенты Владимир Путин өйдән эшләү турындагы федераль законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Өйдән эшләүне көйләү турындагы документ проекты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук бер төркем депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан әзерләнгән. Закон дистанцион эш нормаларын системалы эшкәртү, аларны куллануның үтемлелеге, офиста һәм өйдән эшләүне берләштерү мөмкинлеген күздә тота.
Канунда каралганча, эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы. Эш бирүче шулай ук дистанцион эш режимына күчкән вакытта бирелә торган җиһаздан файдалану буенча хезмәткәргә инструктаж үткәрергә тиеш. Әлеге чорда эш бирүчегә хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча башка вазифалар йөкләнми.
Хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Закон шулай ук дистанцион хезмәткәрләргә командировка акчасы түләүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, ике эш көне дәвамында нигезле сәбәпләре булмаган килеш элемтәгә чыкмаган очракта, эш бирүче дистанцион хезмәткәрне эштән җибәрергә хокуклы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.51801
-
19 гыйнвар 2021 - 07:02Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавирустан прививка ясатты Район үзәк хастаханәсенә 140 доза вакцина кайтарылды.9500
-
19 гыйнвар 2021 - 06:57Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.11900
-
19 гыйнвар 2021 - 06:51Ярминкә тәмамланды, фермерлар калды Татарстан Хөкүмәте башлангычында узган ел республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Казанда гына да 628 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.6900
-
19 гыйнвар 2021 - 06:00Рәссамлыктагы бәхет Рамил Сәлимхан улы Рәссамнар берлеге сафларына керергә бер дә омтылмаган. Мондый оешмаларда бер-берсенең иҗат эшләрен өнәмәү “чир”е аның күңеленә кагылмаган3701
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.13900
-
18 гыйнвар 2021 - 08:04«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты «Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.11700
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО) Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.10700
-
18 гыйнвар 2021 - 06:00Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде.16200
-
17 гыйнвар 2021 - 13:33“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.32701
-
17 гыйнвар 2021 - 13:20Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.14800
-
17 гыйнвар 2021 - 13:172021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.14700
-
17 гыйнвар 2021 - 06:00Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.15602
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә16900
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.43200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика