Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиядә “Хәзерге за­ман татар хикәяләре антологиясе – XXI гасыр” дөнья күрде ​

Төркиянең абруйлы “Һәҗә” нәшриятында (Анкара) “Хәзерге заман та­тар хикәяләре антоло­гиясе – XXI нче гасыр” дөнья күрде (376 бит).

Җыентыкта утыз исән-сау язучыбызның яңа гасырда иҗат ите­лгән берәр хикәясе урын алды. Антологиягә кер­еш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язд­ы. Хикәяләрне төрек теленә Татарс­тан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кут­лу тәрҗемә итте. Китап шушы көннәрдә Төркиядә сатуга чыга.

​Тиздән әлеге антолог­ия, Татарстан Язучыл­ар берлеге хозурында­гы Әдәби тәрҗемә үзә­ге проекты буларак, Мәскәүдә урыс телендә дөнья кү­рәчәк.

Язучылар берлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев