Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе: «Ковидка каршы чараларны йомшарту эпидемиологик сезон тәмамланганнан соң мөмкин»

Узган атна белән чагыштырганда, COVID-19 авыруының яңа очраклары саны 41% ка кимегән.

Татарстанда икенче атна рәттән COVID-19 белән авыру темпының кимүе күзәтелә. Узган атна белән чагыштырганда зарарлану очраклары 41% ка кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Тулаем алганда, Татарстан хастаханәләрендәге вәзгыять тотрыклы кала», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Республикада яшәүчеләрнең гомуми саныннан 81,24% тан артыгы вакцинацияләнгән, алар арасында беренче компонент белән – 2 млн 475 мең 99 кеше, икенчесе белән – 1 млн 925 мең 721 кеше. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында вакцинациянең беренче этабын 640 мең 388 кеше узган, икенчесен – 436 мең 874 кеше. Тулаем алганда, 258 мең 551 кеше кабат вакцинация узган – бу планлы күрсәткечнең 30% тан артыгы. Шулай ук республикада балалар һәм яшүсмерләргә вакцинация ясала – бөтен чорда 18 яшькә кадәрге 2 мең 6 балага беренче компонент белән прививка ясалган.

Мәгариф учреждениеләрендә дә иртәнге фильтр дәвам итә. Соңгы тәүлек эчендә дәресләргә 318 бала кертелмәгән. Сентябрь башыннан барлыгы 50 мең 293 бала авырган. Республикада респиратор вируслы авырулар таралу аркасында ябык мәктәпләр һәм карантиндагы сыйныфлар юк, дип хәбәр итте Л.Авдонина.

Аның сүзләренчә, якын арада татарстанлыларга калган ковидка каршы чикләүләрне гамәлдән чыгаруны көтәргә кирәкми. «Респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны кимү күзәтелүгә карамастан, республикада эпидемиологик сезон март ахырына кадәр дәвам итә. Ул тәмамлангач кына чираттагы йомшартуларны көтәргә була», – дип билгеләп үтте ул.

Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 129 мең 356 очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлектә йоктыруның 638 яңа очрагы теркәлгән, шул ук вакыт эчендә 2709 кеше савыккан. Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 50 мең 743 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 242 мең 43 очрак ачыкланган, 15 млн 194 мең 927 кеше сәламәтләнгән.

Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адресы һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев