Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне гимннар башкару белән башланды

11 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә республика сайлау комиссияләренең эше Татарстан һәм Россиянең дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Бу сайлау процессында катнашучыларның барысы өчен дә тантаналылык һәм ватанпәрвәрлек импульсы бирә, дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

11 сентябрьдә иртән Гагарин урамындагы Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) Инженер интернат-лицее мәйданчыгында урнашкан 189нчы участок сайлау комиссиясендә дә шундый тантана узды. Биредә участок сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен киләчәк тәүге сайлаучыларны каршы алырга әзерләнгән иде.

Техник һәм оештыру эшләреннән тыш, участок сайлау комиссиясе мәйданчыгында иртүк Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Мондый тантаналар республиканың Бердәм тавыш бирү көнендә ачылган барлык сайлау комиссияләрендә дә узды.

«Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннарын башкару сайлау комиссияләренә тантаналылык атмосферасы өсти, ватанпәрвәрлек импульсы бирә һәм гражданнарның үз ихтыярын белдерүенең аерым әһәмиятен искәртә», - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев