Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның яртысыннан артыгы төзелгән

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 миллион 596 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 103 проценттан артыграк дигән сүз. 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзүне күздә тоткан еллык план 60 процентка үтәлгән.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Еллык планның яртысына якыны коммерцияле торакка туры килә. Күп фатирлы 164 йортның 77се (планда каралганның 42 проценты) файдалануга тапшырылган инде, аларның мәйданы 531 мең квадрат метр тәшкил итә. Калган 87 йортның 87се — югары, 22се — уртача (30 проценттан 70 процентка кадәр) әзерлек дәрәҗәсендә, 17се 30 процентка әзер, дип искәртте докладчы.

Социаль ипотека программасы (планда билгеләнгәннең 10 процентка якыны шуңа туры килә) буенча 107 мең квадрат метр мәйданлы 86 йорт төзелгән. «Ел ахырына кадәр гомуми мәйданы 280 мең квадрат метр тәшкил иткән барлыгы 161 социаль ипотека йорты сафка бастырырга кирәк. Тагын 42 йорт файдалануга тапшыру алдында», — дип билгеләп үтте министр.

Республикада шәхси торак төзү темплары аеруча югары. «Агымдагы датага планлаштырылган күрсәткечләр 85 процентка үтәлгән. 8330 йортның 7099ы әзер», — дип өстәде Айзатуллин.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев