Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады

«Укытучыларыбызны, остазларыбызны элеккечә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә мәгърифәт дөньясына юл ачты, олы тормыш дәрьясында югалып калмаска өйрәтте, иң күркәм шәхси сыйфатларыбыз алар йогынтысында тәрбияләнде», - ди ул.

 Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте. 

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын зур бәйрәм — Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Еллар узган саен күп кенә вакыйгалар күңелебездән югала, әмма мәктәп еллары, югары уку йортларында белем алган чор — беренче ачышлар һәм җиңүләр, укуда, фәндә, спортта ирешелгән казанышлар, рухи идеалларга тугрылык, ихлас дуслык һәм беренче саф мәхәббәт турындагы хатирәләр һич онытылмый.

Укытучыларыбызны, остазларыбызны элеккечә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә мәгърифәт дөньясына юл ачты, олы тормыш дәрьясында югалып калмаска өйрәтте, иң күркәм шәхси сыйфатларыбыз алар йогынтысында тәрбияләнде.

Бүген бик күп малайлар һәм кызлар гомерендә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның киләчәктә зур һәм куәтле ватаныбыз — Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары, күпмилләтле Татарстаныбыз, үзләре туган һәм яшәгән шәһәр-авылларының чын патриоты булачагына шикләнмим.

Балаларга һәм үсмерләргә гаиләдәге, мәктәптәге, республикадагы, тулаем ил күләмендәге вакыйгаларда аларның да катнашы булуын аңлату хәзерге заманда аеруча җитди игътибар таләп итә.

Яхшы, сыйфатлы белем алырга теләгән һәркемгә Татарстанда барлык шартлар бар. Моның нигезен заманча матди-техник база булдырылу, фән өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачылу һәм, иң беренче нәүбәттә, укытучыларыбызның, мөгаллимнәр һәм профессорларыбызның, тәрбиячеләр һәм тренерларыбызның тырыш хезмәте тәшкил итә.

Республикабызда «Мәгариф» илкүләм проекты, заманча мәктәпне һәм цифрлы нигезгә корылган мәгариф даирәсен үстерү программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Мөхтәрәм Беренче Президентыбыз, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Адымнар» полилингваль мәгариф комплекслары ачыла.

Мондый гамәлләрнең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әһәмияте аеруча арта. Бу өлкәдә югары казанышларга ирешүебез киләчәккә ышанычыбызны тагын да ныгыта.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә намус белән эшләүче, үз үрнәкләрендә яшьләргә шәфкатьлелек, игелеклелек сабаклары бирүче, гыйлемгә омтылыш, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт уятучы һәркемгә ихлас йөрәктән бик зур рәхмәт!

Яңа уку елы җәмгыятебезгә яңадан-яңа мәгърифәти һәм фәнни казанышлар алып килсен! Сезгә чын йөрәктән тынычлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек телим! Белем көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!» диелә котлауда. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев