Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташу вакытында су басу куркынычын киметү өчен Кайбыч районында боз шартлаттылар

Бәрле елгасы Зөягә койган җирдә боз тыгылу купкынычы булган.

Ташу вакытында боз тыгылып, йортларны су басу куркынычын киметү өчен Кайбыч районы Борындык авылында Бәрле елгасында бозны шартлаттылар.

«Шартлату эшләре боз тыгылу куркынычы булган участокларда үткәрелә. Бу ташу вакытында торак пунктларын су басмасын өчен эшләнелә. Борындык авылына туры килә торган җирдә елга бормалы, шул сәбәпле бозлар җыелу куркынычы бар», - дип аңлатты Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең инженер-техник хезмәте башлыгы Георгий Баженов.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренчә, Бәрле елгасының Зөягә койган урыны да якында гына.
«Ел саен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бозны шартлатуга гариза җибәрәбез. Монда боз калынлыгы 50-70 сантиметрга җитә. Барысы районда ун авылга су басу куркынычы яный. Башка җирләрдә бозны кисү һәм каралту эшләре дә алып барыла», - ди ул.

Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, сүзләренчә халык су басуга әзерләнеп тора.
«Авылда утызлап йортка су керергә мөмкин. Халык әзерләнеп тора. Баздан бәрәңгеләрне иртәрәк чыгарып куябыз, печәннәрне өскә күтәрәләр. Бозны шартлату бик ярдәм итә, алай да кискен генә җылытса, су керергә мөмкин», - ди ул.

Бозны шартлату өчен ике йөзәр граммлы сигез шашка кулланылды.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев