Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суд Гафуровны СИЗОдан Мәскәү фатирына җибәрмәде

Мәскәүнең Басман суды КФУ ректоры Илшат Гафуровка арестны озайтты. Тагын ике айга.

Гафуров "Матросская Тишина" дип исемләнгән СИЗОда утыра. Ул үзе йорт арестына чыгарга - ягьни Мәскәү фатирына җибәрүләрен сораган булган.
Университет ректорын узган елның декабрендә тоткарладылар. Аңа яллап һәм алдан сүз куешу буенча бер төркем затларны үтерүдә гаепләү җинаять эше ачтылар. Монда Алабуга депутаты Айрат Исрафиловның 1999 елда атып үтерелүе турында сүз бара. Җинаятьтә Чаллыдан "29 нчы комплекс" ОПГ әгъзалары шикләнелә. Депутатны Мәскәүдә сәүдә комплексы янындагы күп санлы үтеп баручылар күз алдында атып үтергәннәр иде. Моңа кадәр ул җирле телевидение буенча чыгыш ясаган һәм шәһәр хакимияте аңа һөҗүм әзерли, дип белдергән булган. Хокук саклау органнары ул вакытта Исрафиловны үтерүдә аның коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнүе сәбәп булган дип санаган булган.

Гафуровны кулга алгач, Алабугада яшәүче 2 меңнән артык кеше аның азат итүен сорыйлар. Алар 128 биттә имзалар җыйганнар. Ярдәмгә КФУның танылган галимнәре, фәнни советы, укытучылары һәм студентлары, табиблар, төрле түрәләр, хокук яклаучылар, җәмәгать һәм дин әһелләре дә кушылган.

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев