Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Спутник V» прививкасын ясатучылар киләсе елда Согуд Гарәбстанына хаҗга бара алачак

«Спутник V» вакцинасының ике компонентын ясатучылар ПЦР-тест тапшырырга һәм 48 сәгать карантин узарга тиеш була.

«Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр 2022 елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстанына бара алачак. Әлеге карарны Корольлектә кабул иткәннәр.

Согуд Гарәбстаны «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр килә ала торган 102 дәүләт исемлегенә керде, дип яза РИА Новости.

«1 гыйнвардан „Спутник V“ вакцинасының ике компонентын ясаткан кешеләргә Согуд Гарәбстанына кыска вакытлы сәфәргә, аерым алганда хаҗ һәм гомрә кылырга килергә рөхсәт ителә», — диелә Согуд Гарәбстанының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы хәбәрдә.

Прививка ясатучылар ПЦР-тест тапшырырга һәм 48 сәгать карантин узарга тиеш булачак.

Шулай итеп, әлеге карар мөселманнарга Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗ кылырга мөмкинлек бирәчәк.

Алдарак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ковидка каршы прививка ясаткан Россия хаҗиларының 2022 елда хаҗ кылуда катнашу мөмкинлеге турында Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Абделфәттах бен Сөләйман Машат белән фикерләшкән иде. РФПИ озак вакыт бу юнәлештә эшне алып барды, Рөстәм Миңнехановның корольлек җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүе әлеге мәсьәләне хәл итүне тизләтте. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X