Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Салават Күпере”нә керү юлында “транспорт бөкесе” тарихта гына калырмы?

Казанның “Салават Күпере”нә керү юлында “транспорт бөкесе” тарихта гына калырга мөмкин.

Шушы көннәрдә юл-транспорт торышын яхшырту максатыннан Залесный бистәсе Осиново урамындагы торак йортларны сүтәргә керештеләр.
Юлны киңәйтү өчен әлеге урамда урнашкан 19 объект комачаулык тудыра икән. Юл эшләре башкаруның беренче этабында урам әлеге объектлардан арынырга тиеш. Хуҗалардан торак-җирләре сатып алынган, 1 августка кадәр йортларын бушату соралган булган инде. Йортларны сүтү эшен план буенча ел азагына кадәр төгәлләргә исәплиләр.

Бөкеләрдән шул рәвешле котылып булса, мәктәп һәм балалар бакчаларына чиратны белем бирү йортлары төземи генә котылып булмый. Бу яктан да “Салават Күпере”ндә яшәүчеләрнең сөенечле көннәре: торак комплексында уку елы башына 1224 урынлык заманча 188нче номерлы «Бионика» лицее ачылачак.
Биредә предмет кабинетларыннан тыш, ике бассейн, ике спорт залы җиһазландырылган, ә янәшәдәге территориядә спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә. Шунысы игътибарга лаек: бу быел микрорайонда төзелгән икенче яңа мәктәп булачак.

Янәшәдә генә урнашкан 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясендә 1-4 сыйныфларда 300-гә якын укучы белем алган иде инде. Һәм менә 1 сентябрьдән анысы да тулы көченә эшли башлаячак.
Моннан тыш, сентябрь башында торак комплекста 260 урынлык яңа балалар бакчасы да үз ишекләрен ачачак.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев