Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия мөселманнары өчен җомга көнен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр

Мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, дип белдерә мөфти.

Җомга көнне мөселманнар ял көне итү яклы, әмма мондый карарлар турында җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, диде РИА Новости агентлыгына Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов.

«Христианнар, мөселманнар, яһүдиләрнең бәйрәм көннәре җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Яһүдләрдә ул шимбә, христианнарда якшәмбе - дәүләт ял көннәре, ә җомга - Россиядә эш көне. Җомга көнне ял көне итү үтенече белән язма мөрәҗәгатьләр булмады, әмма сөйләшүләрдә мөселманнар күп тапкырлар, әлбәттә, бу начар булмас иде, дип белдерә. Әмма мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк», - диде Крганов.

Шул ук вакытта мөфти билгеләп үткәнчә, җомга көнне ял булмау зур проблема тудырмый. Җомга намазына бәйле мәсьәләне хәл итү юлын, сирәк очраклардан тыш, табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.  

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев