Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Питрәчтә «Медиа Сабантуй»ның абсолют батыры билгеле

Илдар Хәсәнов көрәш кагыйдәләрен кичә генә өйрәнүен, ютубтан да каравын, хезмәттәшләре дә аңлатуын әйтте.

Быел Питрәч районында уза торган «Медиа Сабантуй»ның абсолют батыры «Мамадыш-информ»да видеооператор булып эшләүче 30 яшьлек Илдар Хәсәнов булды.

Ул «Тәртип» радиосыннан Илфак Хафизовны чистага салып, өстен чыкты. Сүз уңаеннан, Илфак Хафизов театраль Сабан туеның баш батыры булган иде.

Илдар Хәсәнов «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка әле быел февраль аенда гына Саратов өлкәсеннән Мамадышка күченеп кайтып, 1 марттан видеооператор булып эшкә урнашканын әйтте. «Медиа Сабантуй» турында белдем дә, үз көчемне сынап карарга булдым», - ди ул.

Илдар Хәсәнов сүзләренчә, аның көрәшү тәҗрибәсе, гомумән, юк. «Көрәш турында Татарстанда гына ишеттем, съемкаларга баргач, билбаулы көрәшне беренче тапкыр күрдем. Көрәш белән беркайчан шөгыльләнгәнем булмады. Бүген, күрәсең, уңыш елмайгандыр инде миңа. Келәмгә чыгар алдыннан бик дулкынландым, җиңелчә калтыратты», - ди баш батыр.

Илдар Хәсәнов көрәш кагыйдәләрен кичә генә өйрәнгән, ютубтан да караганы, хезмәттәшләре дә аңлатканы турында сөйләде.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев