Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Өйгә кайтып барганда фаҗига»: Коточкыч авариядә сигез кеше үлгән

Мәрхүмнәр барысы да Россиягә эшкә килгән булган.

13 февральгә каршы төндә Псков өлкәсендә Петербург-Пустошка-Невель трассасының 484нче километрында коточкыч авария була. Украинадан Санкт-Петербург шәһәренә эшкә килгән кешеләр өйләренә кайтып бара. Алар утырган микроавтобус фурага бәрелә. Сигез кеше урында ук һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Төнге бер тирәсендә Беларусь Республикасы белән чиктә «Мерседес» микроавтобусы «Вольво» йөк машинасына бәрелә. Микроавтобусның алды, ян ягы яньчелеп бетә. Машина йөртүче кеше, җиде пассажир урында ук үлә. Алар барысы да Украина кешеләре, диелә хәбәрдә.

Тагын бер кеше һәм фура йөртүчесе (ул Белоруссия кеше булуы ихтимал) имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Урында тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, табиблар эшләгән.

Юлны да тикшергәннәр. Башлангыч мәгълүмат буенча, асфальт дымлы булган, аны бозлавыкка каршы матдә белән эшкәрткәннәр.

Җинаять эше ачылган.

«Вести» каналы әлеге урыннан кадрларны күрсәтте.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев