Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, наданнар каршы

«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин катнаша.

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, башкалада төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, ә наданнар каршы.

«Диндар булган христианнар мәчеткә каршы түгел. Монда нәкъ менә наданнар каршы. Алар христиан динендә дә, ислам динендә дә түгел. Аларга нәрсәгә дә булса каршы булырга кирәк, дип уйлыйм мин. Нәрсәгә каршы чыгу мөһим түгел», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Аның сүзләренчә, Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы чыгучылар арасында татар кешеләренең булуы сәер. «Каршы чыгучылар арасында татар кешеләре дә бар бит әле. Ул сәерлек тә бар. Моны да мин шул наданлык белән аңлатыр идем. Гыйлем җитмәү белән» — дип сөйләде Нурулла хәзрәт.

Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Алып баручы Гадел Әхмәтҗанов Нурулла хәзрәт белән күп хатынлылык, имам-хатыйбларга кытлык, хәмерле мәҗлесләр, никах һәм башкалар турында сөйләште.

Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз. 

 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев