Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә гаризалар кабул ителә

Чираттагы фестиваль төньяк өлкәләрдә яшәүче төрки халыкларның театр сәнгатенә багышлана.

2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале була. Фестивальнең төп программасында катнашу өчен 2021 елның 1 февраленә кадәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел фестиваль Төньякта яшәүче төрки халыклар — Алмай, Тыва, Хакасия республикалары театр сәнгатенә багышлана. Фестивальгә премьерасы соңгы ике театраль сезон эчендә үткән спектакльләр карала. «Нәүрүз»дә катнашуга дәгъвә кылучы барлык спектакльләр дә төрки телләрдә булырга тиеш. 

Фестивальдә профессиональ дәүләт һәм бәйсез драма театрлары, төрки телле республика һәм илләрдән курчак театрлары, шулай ук, традицион формада яки мәйданнарда (ачык һавада, сайт-специфик, променад жанрында) спектакльләр уйнаучы төрки халыклар коллективлары катнаша ала. 

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында уйналачак: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Кабан күле яры буенда. 

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, РФ Театр эшлеклеләре берлеге, ТР Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән үтә. Фестивальне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра, диелә хәбәрдә. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев