Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

НИК ТАЛКЫЙЛАР АВЫЛ МӘКТӘБЕН!

Күңелләрендә сабыйлык хисләре яшәгән кешеләрне яратам. Шундыйлар гына гомерләренең соңгы көннәренәчә балаларга булган эчкерсезлекләрен саклап кала. Балачак - кеше тормышында иң бәхетле чор ул. Балалар һәрдаим үзләрен аңлауларын тели. Алар шундый самими һәм ышанучан. Нәни куллары белән ишек ачып, белем дөньясына тәүге кат аяк баскан балалар әлегә шуклар. Тик шулай...

Күңелләрендә сабыйлык хисләре яшәгән кешеләрне яратам. Шундыйлар гына гомерләренең соңгы көннәренәчә балаларга булган эчкерсезлекләрен саклап кала.
Балачак - кеше тормышында иң бәхетле чор ул. Балалар һәрдаим үзләрен аңлауларын тели. Алар шундый самими һәм ышанучан. Нәни куллары белән ишек ачып, белем дөньясына тәүге кат аяк баскан балалар әлегә шуклар. Тик шулай да инде күңелләренең бер почмагына җитдилек тә кереп ояларга өлгергән.
Укучыларының тәрбияле, инсафлы, белемле булып үсүләре турында уйланмаган укытучы, мөгаен, юктыр да. Нинди генә чорда тәрбия кылуына карамастан, мөгаллим өчен иң изге максат - затлы, зыялы шәхес тәрбияләү. Ә инде укытучылыкка адым ясагансың икән, син үзең нәкъ шундый булырга тиешсең. Димәк, укытучы абруеның умырт­ка баганасы да - аның үзендә. Абруй - ул намус, сафлык эталоны, ягъни җәмгыятьтә дәрәҗәле, хөрмәтле кеше, һәм ул дәрәҗәне дә син үзеңнең белемең, үз-
үзеңне тотышың, үзеңнең кылган гамәлләрең нигезендә яулап алачаксың. Монда иң урынлы сүзләр, миңа калса, рус язучысы А.Чеховныкыдыр. «Кеше бар яктан да гүзәл булырга тиеш - җаны, фикерләре, киеме... һ.б., һ.б. белән». «Бигрәк тә Укытучы», дип өстисе генә кала.
"Халык укытучысы бездә буржуаз җәмгыятьтә укытучы тормаган, тормый һәм тормаячак биеклеккә куелырга тиеш. Бу - исбат ителүе таләп ителми торган чынбарлык", - дип язган иде В.И.Ленин. Укытучы абруе­ның икенче төзүчесе - әлбәттә, җәмгыять үзе. Укытучының статусын, уку-укыту һәм тәрбия эшенең контурларын ул билгели. Бу - бәхәссез. Балаларга 44 ел дәвамында белем бирдем. Төрле еллар аша узарга туры килде. Шушы еллар яссылыгында тарих үлчәвенә мөрәҗәгать итсәң, җәмгыятебезнең уку-укыту системасына нинди бәя биреп булыр иде дә, укытучы дигән бөек шәхес әнә шушы тарихи чорларда үзен ничек хис итте икән? Иң кыйммәте: ул тәрбияләгән укучылар төрле еллар призмасында ничек гәүдәләнә? Дәүләт-мәктәп, дәүләт-укытучы, укытучы-укучы мөнәсәбәтләре төрле еллар киселешендә, эпоха каршылыклары аша ничек формалашкан? Моңа җавап биргәндә гаять тә объектив һәм сак булыр­га кирәк. Һәр чорның үзенең уңай һәм тискәре яклары, үз нюанслары бар!
Ленин тарафыннан бер гасыр­га якын элек әйтелгән сүзләр бүген бик тә актуаль яңгырый бит әле. Бу - бәхәссез. Тик шунысы да бар: буржуаз җәмгыять укытучысының нинди биеклектә торганын без ул вакытта белмәдек тә, хәзер дә үлчәүгә салу - гаять тә кыен эш. Бу нисбәттән тагын бер лирик чигенеш ясыйсым килә. XI сыйныфта «Икътисад нигезләре» дәресе алып барам. Сүз түрәләрнең еллык хезмәт хакларын декларацияләү юнәлешенә борылды. Татарстан күләмендә бер түрәнең еллык кереме 4 млн сумнан артык тәшкил итә икән. Укучыларым кызыксынып куйды. «Укытучының хезмәт хакы белән чагыштырып карыйк әле», - дигән фикер яңгырады. Мәсьәлә төзелде. Укытучының уртача хезмәт хакы 20 мең сум дип билгеләнде. Санап чыгару өчен югары математика кирәкми дә. Укытучыга шушы «бәхетсез» 4 миллионны эшләп алу өчен, 18 ел эш стажы кирәк икән. Күзләрдә гаҗәпләнү! Ә бу бит әле урта кул бер түрә. Ә керемнәре ничек декларацияләнгәндер бит әле?!. Менә инде үзебез дә 1990 еллар башыннан буржуаз җәмгыять төзеп маташабыз. Ә чынлыкта укытучы Владимир Ильич хыялланган биеклеккә менеп җитә алдымы икән?
Алексеевск районы мәктәп­ләренең узган уку елындагы укучылары санын барлап утырам. Максатым - туган як тарихын өйрәнүче укытучы буларак, анализ ясау, чагыштырулар үткәрү, еллар яссылыгында тарихка әйләнеп кайту... Сүз сөрешемне дә шул саннардан башлыйсым килә.
Районыбызда 24 урта, төп, башлангыч мәктәп исәпләнә. Аларда 2720 укучы санала. Шушы мәктәпләр чылбырында дүртесе - бистә мәктәпләре. Аларында 1458 бала белем ала. Ә районның калган 20 мәктәбендә (308 бала укыган Биләр мәктәбен дә кертеп) 1262 укучы укый. Биләр авылыннан тыш, калган авыл мәктәпләрендәге укучылар саны 27 баладан алып, 102гә кадәр (Юеш Көрнәле) тирбәлә. Татар мәктәп­ләре нисбәтендә саннар тагын да аянычрак. Безнең районда бүгенгә 2 урта, 3 төп мәктәптә дәресләр татарча алып барыла. Түбән Тигәнәле һәм Коры Көрнәле кебек татар авылларында хәтта башлангыч мәктәпләр дә юк. Юеш Көрнәле дип аталган татар авылында исә мәктәп рус телле. Саннарга игътибар итсәк, шул ачыклана: Алексеевск районындагы 2720 баланың нибары 219 гына татарча белем ала икән. Бу - районыбыздагы укучылар санының нибары 8 проценты гына дигән сүз.
Авыл мәктәпләре турында сөйләгәндә: «Мәктәбе булган авыллар яши, аларның киләчәге бар», - дип әйтергә яратабыз. Мин болай дияр идем: «Таза, көчле авылның мәктәбе дә бар, һәм ул яшәешле дә».
...Җәйге ялыбыз вакытында Кыр Шонталы төп мәктәбеннән бер коллегам - элекке укучым белән очрашкач та, ярым шаярып болай дип сүз башладым:
- Сездә башлангыч мәктәпме әле?
- Көлмәгез инде, Бәдертдин абый! - дип җаваплады Әнвәр, уенын-чынын бергә кушып.
- Юк, көлмим, - дигән булам. - Ә ничә бала укый соң мәктәбегездә?
- 32, - ди бу.
- Ә хәтереңдәме, 1974 елның сентябрендә сезне IV сыйныфка Галия апагыз кабул итеп алды.
- Әйе, 32 укучы идек, - дип җавап бирде Әнвәр.
Бу бит бары бер сыйныфка! Ә дүрт сыйныфка утызар баладан да 120 бала килеп чыга түгелме?!. 1970 еллар уртасыннан алып ун ел чамасы шушы авылда без - хәләл җефетем Галия белән балалар укыттык. Балалар санының 500гә якын булганын яхшы хәтерлим. Илле яшен ваклаган Әнвәр елмаеп куйды. Күңеленең бер түренә сагыш кереп оялады...
...Урта Тигәнәле урта мәктәбе бинасының икенче катында 2016 елның «Соңгы кыңгырау» бәйрәме гөрли. Бу - минем туган мәктәбем. 1967 елда шушы мәктәпнең X сыйныфын без - 23 укучы тәмамладык. 30 балалы «Б» сыйныфын да исәпкә алсаң, 60 укучы (!) мәктәпне тәмамлаган булган. Соңгы 30 елым да шушы мәктәп белән бәйле: мәктәпне җитәкләдем, укытучылык иттем. Быел мәктәптә барысы 64 укучы. Шуларның дүртесе (3 кыз һәм 1 егет) - XI чыгарылыш сыйныфында укыячак. Ә бит IX сыйныфны 13әү бетергән иделәр. Залны «тутырып», IX сыйныф укучылары (алары - уникәү) тезелгән. Болары да унынчыга килгәндә тагын дүрткә генә калмасмы??? Аяусыз еллар! Бердәм дәүләт имтиханнары шаукымы... Мәктәп рейтингы өчен көрәшү IX сыйныфтан соң укучылардан ничек тә котылу «көрәш»енә әверелеп бара түгелме? Бигрәк тә соңгы ике-өч елда. Талкынды авыл мәктәпләре, бигрәк тә татар мәктәпләре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев